Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 декабрь 2014 яңалыклары

    • 23 декабрь 2014 - 09:14
      Бүген Мәхмүт Хәсәновның туган көнен билгеләп үттеләр
      Кичә төбәкне өйрәнү музеенда танылган язучы Мәхмүт Хәсәновның туган көненә багышланган кичә узды. Анда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреатлары, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.
      371
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 07:17
      Азнакай Мәдәният елын лаеклы уздырды
      "Азнакай - талантлы як", - дип күпме генә кабатласак та, артык булмас. Районыбызда Мәдәният елын ябу тантанасында моңа тагын бер кат инандык. Бу көнне районыбызның иң яхшы җырчылары һәм сәнгать коллективлары сәхнә тотты. Тамашачылар шулай ук фоейда авыл мәдәният йортлары хезмәкәрләренең кул эшләре һәм татар ашлары күргәзмәсе белән дә хозурландылар....
      729
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 07:08
      Азнакайда хәбәрсез югалган Нәфис Гыйльфановны эзлиләр
      Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хәбәрсез югалган 1975 елгы Гыйльфанов Нәфис Насих улын эзли. Ул быелның 9 декабрендә Туйкәдән Азнакайга дип чыгып китә һәм шуннан бирле аның кайда икәне билгесез. Шартлы билгеләре: карап торышка 45-50 яшьләрдә, буе 165-170 сантиметр чамасы, уртача гәүдәле, ачык коңгырт чәчле, соры күзле....
      627
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 06:55
      Нотариус азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
      25 декабрь көнне 9.00-10.30 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Азнакай нотариаль округы нотариусы Резеда Каһирова халыкны кабул итә.
      433
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 06:05
      Азнакайда бәйрәмгә хәзерлек буенча конкурс нәтиҗәләре ясалды
      Бәйрәмгә хәзерлек буенча шәһәр биләмәсендә "Иң яхшы Яңа ел чыршысы" һәм "Яңа ел бизәлешен иң яхшы башкарган оешма" номинацияләре буенча конкурс оештырылган иде. Узган атна азагында эшче төркем аларны карап чыкты һәм ярышка йомгак ясады. Беренче юнәлеш буенча "Азнакайнефть" идарәсе - I, ""Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ - II, "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ...
      636
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 05:54
      “Бердәм Россия” Кыш бабае кунакка чакыра
      26 декабрьдә 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) 10 яшькә кадәр балалар өчен "Бердәм Россия" Кыш бабае кунакка чакыра" акциясе уздырыла.
      400
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 05:06
      Азнакайда браконьерлар арткан
      Районыбыз үзенең төзеклеге һәм матурлыгы белән дан тота. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгында зур уңышларга ирешкән бер төркем җитәкчеләргә республикакүләм бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров оператив хәлгә анализ ясап, юл-транспорт вакыйгаларының элеккечә кискен...
      394
      0
      0
    • 23 декабрь 2014 - 05:03
      Иртәгә Азнакайда үзәк чыршы ачылачак
      Бәйрәм якынлашканын белдереп, шәһәребез кварталларында Яңа ел чыршылары ачыла башлады. Үзәк чыршы ачу тантанасы исә чәршәмбе, 24 декабрьдә, Татарстан мәйданында, ә Актүбәдә 25 декабрьдә Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында 18.00 сәгатьтә булачак. 26 декабрьдә Мәдәният йортында сәләтле балаларны муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме көтә.
      456
      0
      0
    Реклама