Азнакаево
  • Рус Тат
  • 22 декабрь 2014 яңалыклары

    • 22 декабрь 2014 - 11:02
      Актүбә бистәсендә “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит!” акциясе бара
      Бу көннәрдә Актүбәдә "Балалар бакчасына уенчык бүләк ит!" акциясе бара. Эшчеләр бистәсе депутатлары арасында вәкаләтле орган башлыгы Роза Галеева оештырган әлеге чара барышында депутатларның күбесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә булдылар, очрашулар уздырдылар һәм сабыйларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар инде. Акция дәвам итә.
      316
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 07:59
      “Маяк” газетасының 2015 елның беренче яртыеллыгына язылырга өлгер
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Алда торган яңа ел мәшәкатьләре белән ул көннәрнең үткәне сизелми дә калырга мөмкин. Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, район газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
      2
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 07:51
      Азнакайның әниләр хатларында – ихлас теләкләр
      Җылы сүз -җан азыгы, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Башкалардан үзебезгә булган чак кына игътибарга да безнең һәркайсыбыз эреп китә, шулай бит?! Кеше күңелен Ходай шул рәвешле яраткан.Ә инде туган яктан, якыннарыңнан еракта булып, гел көтмәгәндә кемнәндер наз тулы теләкләр алсаң - монсы инде бигрәк тә дулкынландыра. Бүгенге көндә илебезнең төрле...
      287
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 06:01
      Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр
      Синең эшеңне күрә, бәяли беләләр, хөрмәтлиләр икән, бу тагын да тырышыбрак эшләргә, югары хезмәт уңышларына ирешергә этәргеч булып тора. Ә Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Яхшы уңышларга ирешкән терлекчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә...
      547
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 05:38
      Азнакай ветераннары чыршы бәйрәменә җыйналды
      Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әбиләр дә шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, район һәм шәһәр ветераннар советы быелгы елны Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән чыршы әйләнәсендә озатырга ният кылды. Мәдәният йортының "Релакс" залында алма төшәр урын юк. Лаеклы ялда булсалар да, актив тормыш алып баручы өлкәннәребез, шөкер, җитәрлек...
      274
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 05:24
      Азнакайның “Пар канатлар” клубы яшь гаиләләргә ярдәмгә килә
      Гаилә тормышын башлаганда мең төрле сорау, проблема туа. Аларны ничек дөрес хәл итәргә, аерылышыр чиктән сакланып калырга? "Пар канатлар" клубы нәкь менә яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды да. ЗАГС бүлегендә һәр атнаның чәршәмбесендә белгечләр яшь парларга үзләренең киңәшләрен бирә. Узганында, мәсәлән, "Өмет" үзәге психологы Гүзәл Сафина конфликтлы хәлләрдән чыгу юллары,...
      315
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 05:20
      Азнакайның 5 нче урта мәктәбе “IT-чемпион” республика конкурсында иң актив катнашкан
      "IT-чемпион" республика конкурсында районыбызның 5 нче урта мәктәбе иң актив катнашкан. Ул шушы номинациядә җиңеп, интерактив җиһаз белән бүләкләнде. Шулай ук бу мәктәп укучылары Илмир Шәфыйков, Алия Мотыгуллина, Булат Сафиуллин яңа ноутбукларга ия булдылар. Алар ел дәвамында "ТР дәүләт хезмәтләре" сайтында коммуналь хезмәтләр һәм салымнар өчен түләүләр башкарып, баллар җыйдылар....
      275
      0
      0
    • 22 декабрь 2014 - 05:00
      Азнакай мәгариф идарәсенең методик хезмәте республика конкурсында җинү яулады
      "Методик хезмәтләрнең инновацион модельләре" республика конкурсында Азнакай мәгариф идарәсенең методик хезмәте беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлеге бәйгедә барлыгы 25 район катнашкан.
      249
      0
      0
    Реклама