Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 декабрь 2014 яңалыклары

    • 19 декабрь 2014 - 07:43
      “Маяк” газетасының 2015 елның беренче яртыеллыгына язылырга өлгер
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Алда торган яңа ел мәшәкатьләре белән ул көннәрнең үткәне сизелми дә калырга мөмкин. Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, район газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
      522
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:37
      Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә
      Оятлары тәмам бетте бу төлкеләрнең. Газета укучыларыбызның берсе редакциягә кереп, әле шушы көннәрдә генә Хәсәншина урамындагы бер йорт янында урман хәйләкәренең пыр туздырып песиләрне куып йөргәнен күрүен сөйләп чыгып китте. Менә замана! Хәзер йөнтәс койрыклар шәһәрдә дә үзләрен хуҗа итеп тоя башлады. Җәмәгать, аларга иркенәергә ирек бирмик, урамда төлке күрәсез...
      342
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:05
      Рөхсәтсез чыршы кискән очракта җинаять эше дә ачыларга мөмкин
      Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәлтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар. 10 декабрьдән урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Чыршы сатып алу өчен кесәдәге 200-300 сумны жәлләгәнче, рөхсәтсез агач...
      529
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:50
      Административ хокук бозучылар да тоткарланырга мөмкин
      РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 27. 3 маддәсе 1 бүлеге нигезендә физик затны административ тоткарлау яки аны кыска вакытка ирегеннән мәхрүм итү бары тик аерым очракларда (административ эшне дөрес һәм үзвакытында карау максатында) гына кулланыла ала. Полиция хезмәткәрләре практикада әлеге закончалыкны даими рәвештә административ хокук бозучыларга, тискәре характерланучы, яшәү...
      528
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:38
      “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итте
      17 декабрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бүлмәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә, гозер, киңәш, тәкъдим белән килүчеләрне кабул итте. Ул көнне депутат янында шәһәрдән, Актүбә бистәсеннән, авыллардан...
      292
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:09
      Татарча шәп “сиптерүче” әрмән егете, яки милләтебез хакында уйланулар
      Бинабызда ремонт бара. Эшчеләр арасында шаян бер егет бар. Теленә салынып кына йөри дип уйлый күрмәгез тагын, аның эшләвен карап торуы үзе бер рәхәт, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора. Бик ярдәмчел дә тагын. Чандыр гәүдәле булуга карамастан, шкафларны берүзе күтәреп күчереп куя. Ләкин безне гаҗәпләндергәне бу түгел. Татарча су...
      345
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:05
      Азнакайда яшь авиаторлар түгәрәге эшли башлый
      Малай чакта кем генә очучы булу турында хыялланмый икән? Менә азнакайлыларның бу хыялы тормышка ашарга тора. Тиздән гимназия базасында "Яшь авиатор" түгәрәге эшли башлаячак. Мәктәпләрдә укучыларны бу түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру бара. - Без быел "Авиация иле" проекты белән республика конкурсында катнашып, 1 млн 200 мең сумлык грант оттык. Менә...
      291
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:02
      Азнакайның 9нчы мәктәп укучылары балалар бакчасына уенчыклар бүләк иттеләр
      Бала чакны уенчыклардан башка күз алдына китереп булмый. 17 декабрьдә Мәнәвез авылындагы "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне куандырып, шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары уенчыклар күтәреп килде. Кайчандыр үзләре яратып уйнаган аюлар, машиналар, курчакларны алар һич җәлләми кечкенәләргә тоттырды. Алары исә бу уенчыкларны ватмыйча, матур гына уйнарга вәгъдә бирде. Сабыйларны куандырып күчтәнәчле кунаклар...
      328
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 04:54
      Азнакайда Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куеп дәүләт бүләкләренә лаек булган райондашларыбыз исемлеген тулыландыру дәвам итә
      Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куеп дәүләт бүләкләренә лаек булган райондашларыбыз исемлеген тулыландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә 17053 азнакайлының мәгълүматлары ачыкланды, бу сан үсә бара. Аларның исемнәре илкүләм таралачак тыл геройларына багышланган китапка кертелә. Кичә район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераны шәһәрдәшебез Сара Миргарифанованы 101 яшь тулуы белән...
      338
      0
      0
    Реклама