Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 декабрь 2014 яңалыклары

    • 12 декабрь 2014 - 13:25
      Тәртипсез тормыш алып барган ана аркасында әле дөньяда яши генә башлаган баланың гомере өзелгән
      Әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама һәлакәт, үлем-китем... Шулай да иң борчыганы - тәртипсез тормыш алып барган, башын да күтәрми эчеп ятучы хатын-кызларның көннән-көн арта баруы. Әлеге мәсьәлә мине инде шактый еллар дәвамында борчыса да, никтер каләм алырга кул...
      376
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 13:01
      Азнакайдан газета укучының насвай сатучы турында фикере
      "Маяк" газетасында балаларга насвай сатып ятучы әби турында укыгач, кулыма каләм алмый кала алмадым. Нинди юньсезлек бу! Нигә аңа чара күрелми?! Менә мин дә инде олыгаеп килә торган кеше. Япь-яшь егет-кызлар өчен күңел сызлана. Аларны агулап яткан мондый адәм актыкларын бер кешелек камерага ябып тилмертергә кирәк. Мөселман дәүләтләрендә бурларның кулларын...
      404
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 12:11
      Азнакайдан Мөдәрис Сәхбиевның батырлыгы күңелләрдә саклана
      9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан Кәкре Елга мәктәбендә авыл укучылары арасында Әфган сугышында батырларча һәлак булган Кәтем егете Мөдәрис Сәхбиев истәлегенә волейбол ярышлары үтте. Кәкре Елга, Сарлы, Тымытык, Чубар Абдул, Победа, Урманай, Чалпы авыл мәктәпләре командалары арасында көрәш бик киеренке барды. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, Урманай, Чалпы командалары 2,...
      320
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 12:03
      Азнакай укучысы Гөлфинур Хаҗиева әтисенең һөнәре турында сөйләде
      Кичә Балалар иҗаты үзәгендә иншалар бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Сезнең игътибарга Кәкре Елга мәктәбе укучысы Гөлфинур Хаҗиеваның иҗади эшен тәкъдим итәбез. Безнең өйдә хезмәт кешесенең үрнәге булып әти тора. Ул үзе эшкә нык булган Алмас белән Зәрә гаиләсендә икенче бала булып туа. Бәләкәй чактан ук аның яраткан...
      329
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 10:45
      Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды
      5-6 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь спортчылар, өч төркемгә бүленеп, көч сынаштылар. Анда Азнакайның "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер-остаз Илшат Муллаянов укучылары да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында көч сынашкан...
      366
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 10:22
      Ата малы – ызгыш чыганыгы
      Газетабызның 11 июль санында "Ата малы - ызгыш чыганыгы" дигән мәкалә басылган иде. Якыннарына авырлык салмыйк дип, геройның исемен үзгәртеп бирдек. Берничә айдан соң редакциябезгә: "Мин ул кешенең улы, мәкаләдә язылганнарның яртысы да дөрес түгел", - дип берәү килгәч, бераз гаҗәпләндек тә. Мондый хәлләр тормышыбызда еш очрап тора, шуңа күрә...
      348
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 08:38
      Азнакайдан Рамил Зарипов: “Халык киләчәккә ныклы ышаныч белән яшәсен”
      Авылыңда мөстәкыйль хуҗалыкның сакланып калуы зур бәхет инде ул. Бердән, авыл кешесе эш белән тәэмин ителгән, икенчедән социаль-көнкүреш объектлары төзелеп тора, юллар төзекләнгән, чистартылган, урамнар якты, газы-суы кергән дигән сүз. Кәкре Елга авылында әнә шулай. "Марс" хуҗалыгы һәм Кәкре Елга авыл җирлеге башлыкларының үзара уртак тел табып, авыл халкының уңайлыклары...
      328
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 08:27
      «Маяк»ка арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
      Бөтенроссия язылу ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15енә кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама каралган. «Маяк»ка арзанрак бәягә - 448 сум 32 тиенгә язылып калырга ашыгыгыз. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Авыл кешеләре дә бергә җыелып сөйләшеп, "Маяк"ны редакциядән килеп алырга кеше таба алсалар, аларга...
      288
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 07:35
      ТР буенча Россия МЧС баш идарәсенең Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы билгеләнде
      Эшкә билгеләү ТР буенча Россия МЧС баш идарәсенең Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы итеп Булат Азат улы Шәйхетдинов билгеләнде. Ул 1980 елда Азнакай районының Урманай авылында туган, Яр Чаллы дәүләт педагогия һәм Казан икътисад, идарә һәм хокук институтларын тәмамлаган, әлегә кадәр Азнакай күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары булып...
      362
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 05:40
      Яхшыбай авылында Нәсимә Нуриева өендә җыелып кече авыл бәйрәмен үткәрделәр
      Кече авыл көннәре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу атнада Яхшыбай авылы халкы район җитәкчелеге белән очрашып, "Юлдаш" агитбригадасы чыгышын тыңлап хозурланды. Авылда мәдәният йорты булмаса да, Нәсимә Нуриева өендә җыелып, бәйрәмне матур итеп үткәрделәр. Һәрберсе тәм-томын күтәреп, бәлешкә кадәр пешереп алып килгән иде. -Тормышларыбыз яхшы. Газыбыз, суыбыз, юлыбыз бар....
      547
      0
      0
    Реклама