Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 декабрь 2014 яңалыклары

    • 3 декабрь 2014 - 07:02
      Азнакайлылар яңадан-яңа җиңүләре белән куандырып тора
      Азнакайлылар яңадан-яңа җиңүләре белән куандырып тора. Әле ноябрь ахырында гына узган "Нечкәбил" республика конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы, "Квартет" төркеме солисткасы Лилия Тимерова - икенче, ә "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе" конкурсында "Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесе директоры Лилия Гафиева өченче урынны яулады.
      431
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 06:04
      Азнакай муниципаль районың киләсе 2015 нче елга бюджеты билгеләнде
      Яңа елга аяк басарга да санаулы вакыт калып бара. Социаль-икътисади яктан районны нинди үсеш көтә, бюджет ничегрәк формалашачак - 2 декабрьдә узган район һәм шәһәр Советлары утырышында депутатлар әнә шул мәсьәләләрне тикшерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда районда икътисадның төп тармаклары буенча үсеш күзәтелгән. Агымдагы...
      340
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:52
      “Яңа гасыр” телеканалы Яңа ел төнендә азнакайлылар да балкыячак
      Билгеле булганча, "Яңа гасыр" телеканалы Яңа ел төнендә күрсәтелә торган традицион музыкаль тапшыруны яздырып бетерде. Быел зәңгәр экраннар аша тамашачыларга яңа ел кәефен Россия, Татарстанның танылган эстрада йолдызлары белән бергә Азнакай җырчылары да тудырачак. Әлеге тапшыруда катнашырга чакыру алган талантлы җырчы Язгөл (ул Володя Федоров белән бергәләп Гөлгенә Кәримова сүзләренә...
      348
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:51
      Азнакайның Боз сарае мәйданында атна саен ярминкәләр булып тора
      Хәзер халык үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы һәм чагыштырмача арзанлы да продукцияне сатып алуны хуп күрә. Рәсми рәвештә хәбәр ителмәсә дә, шәһәребезнең Боз сарае мәйданында атна саен ярминкәләр булып тора. Эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыкларында продукция җитештерүчеләр кош-корт ите, бал, май, катык-сөт, балык кебек ризыкларны тәкъдим итәләр. Азнакай продукциясен Казан, Яр Чаллы...
      317
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:40
      «Маяк»ка арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
      11 декабрь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Билгеле булганча, 2015 елның 1 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Бөтенроссия язылу ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15енә кадәр газетага...
      0
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:23
      Кыйнаган һәм үтерү белән янаган
      Азнакай шәһәр прокуратурасы 30 яшьлек гр. Л.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Хатынының дустының өендә утырганда ул үтерү белән янап, тормыш иптәшен йодрыклары һәм аяклары белән типкәләп кыйный. Әле моннан соң да чәченнән тотып берничә тапкыр йөзе белән диварга бәрә. Җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, урамга алып чыга һәм урманга алып китә....
      325
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:08
      Андыйлар күбрәк булсын иде
      Нефть тармагында көчле , тырыш , сәламәт һәм сәләтлеләр генә эшли ала торган цехлар бар. Нинди цехлар ул дип сорап та торасы түгел, күпләр Җир асты ремонты, яки Скважиналарга капиталь ремонт ясау цехлары дип әйтәчәк. Ел әйләнәсенә, һава торышына карамый, ял көннәрсез скважина авызында торба төшереп, торба менгезеп ремонт ясаучы...
      331
      0
      0
    • 3 декабрь 2014 - 05:00
      Марсель Шәйдуллин Халыкара инвалидлар көне уңаеннан азнакайлыларга мөрәҗәгать итте
      Халыкара инвалидлар көне бөтендөнья халыклары өчен аеруча яхшылыклар белән аерылып торган үзенчәлекле көн. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәркайсыбызның игътибары, ярдәме һәм шәфкатенә мохтаҗ. Шуңа да районыбызда киң җәмәгатьчелеккә физик мөмкинлекләре чикле, мохтаж гражданнарга карата рәхим-шәфкатьле булу, аларга даими рәвештә ярдәм күрсәтү бурычы куела. Соңгы елларда районыбыз халкы әлеге игелекле эштә...
      533
      0
      0
    Реклама