Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 октябрь 2014 яңалыклары

    • 30 октябрь 2014 - 12:14
      Азнакайдан Руфинә Габдрахманова Саҗидә Сөләйманова исемендәге степендиягә лаек булды
      Менә тугызынчы ел "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Рухият" фонды республикабызның иҗат әһелләренә күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыра. Бу дәрәҗәле бүләкне алучылар районыбызда да шактый. Кәкре Елга авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан федераль университеты филология факультетының 5 нче курсында белем алучы Руфинә Габдрахманова исә өченче ел рәттән Саҗидә...
      484
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 11:42
      Уены-чыны бергә
      Врачка керергә утырам. Хәлләр шәптән түгел. Идәнгә карасам - идән түшәмгә менеп китә, түшәм идәнгә төшә. Кәеф юк. Янәшәмдә дә минем ише хаста кешеләр. Каршымда ап-ак йөзле, хәлсез бер ханым утыра. Аның янәшәсендәге әбинең йөзе аксыл, кара-кучкыл төстә. Мин аны "прастуй карандаш" төсенә охшаттым. Янәшәмдәге егет корык-корык ютәлли. Һәркем үз...
      304
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 11:18
      Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк
      Рубрикабызны дәвам итеп, газетабызның бу санында без сүзне Туйкә авыл җирлеге биләмәсе башлыгы Таһир Галиевка бирергә булдык. -Туйкә авыл биләмәсенә Туйкә, Камышлы Күл, Карамалы Елга авыллары керә. Өч авылга 224 хуҗалык булып, аларда яшәүчеләр саны 564 кеше тәшкил итә. Төп социаль объектлар: китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, кибет...
      430
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 09:36
      Азнакайда “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре-2014” зона конкурсы башлана
      Авыл мәдәният йортлары hәм клублары арасында Мәдәният елына багышланган "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре-2014" зона конкурсы башлана. Бәйгене 11 ноябрьдә Чемодур авылы мәдәният йортында Чемодур, Әгерҗе, Бирючевка, Микулино, Благодатное авыллары мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрә.
      266
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 09:24
      Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
      Кичә районда сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бу дәһшәтне кичерүчеләр үзләре инде күптән гүр иясе. "Акчарлак" ресторанында әзерләнгән мул табын артына аларның балалары җыелды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга авыр сынауларны лаеклы кичергән, районыбыз үсешенә намуслы хезмәтләре белән үз өлешләрен керткәннәре өчен тирән рәхмәтен белдерде. -Әтине төн...
      623
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 05:25
      Азнакайның яшьләр үзәге “Ана мәхәббәте” темасына фотоконкурс игълан итә
      Бер айдан Россия халкы Әниләр көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге дата җирлегебездә ел саен зурлап билгеләп үтелә, бик күп чаралар, бәйгеләр оештырыла. Бу уңайдан Яшьләр үзәге "Ана мәхәббәте" темасына фотоконкурс игълан итә. Бәйгедә катнашучылар "Могҗиза көткәндә", "Әнинең көндәлек тормышы", "Наз" номинацияләре буенча көч сынаша ала. Эшләр 21 ноябрьгә кадәр Яшьләр үзәгендә...
      254
      0
      0
    • 30 октябрь 2014 - 05:05
      Сарлы укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!
      Мәктәптә укытучыбыз: "ГТО нормалары тапшырачаксыз", - дип хәбәр иткәч, күпләребез аңламыйча, Илнур Мирхәтим улына сорау тулы күзләребезне төбәдек. Нәрсә ул ГТО? Нишләячәкбез? Укытучыбыз озак көттермәде, аңлата да башлады: "Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО...
      362
      0
      0
    Реклама