Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 октябрь 2014 яңалыклары

    • 21 октябрь 2014 - 11:10
      Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәләрендә барлыгы 1500гә якын кеше катнашты
      Шәһәр биләмәсен чүп-чардан, коелган яфраклардан чистарту өмәләрендә барлыгы 1500гә якын кеше катнашты, аларда 22 автотранспорт чарасы файдаланылды, алдан билгеләнгән җыю урынына 220 куб метр чүп чыгарылды. Һава торышының көйсезлегенә дә карамастан, әлеге чарада "Азнакай ПТСы" җәмгыяте, "Сельхозжилсервис" МУП, Бораулау эшләре предприятиесе, Автомобиль юллары, "Азнакайнефть" идарәләре коллективлары актив катнашты. Бу эш...
      278
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 10:56
      Азнакай район юлларында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
      Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 13 хәбәр алынган, Аларның тугызы "кайнар эз"дән ачылган. Гадәттәгечә, җинаятьләрнең күпчелеген урлашу очраклары тәшкил итә. 17 октябрь көнне билгесез затлар, Ленин урамында урнашкан кибеткә кереп, 230 мең сумлык оргтехника һәм 11300 сум акча урлап чыгалар....
      265
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 09:44
      Азнакайда мини-футбол буенча район башлыгы кубогына ярышлар узды
      Район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша. Узган атнада шәһәрнең 7 һәм 1 нче мәктәпләрендәге спорт мәйданчыкларында узган мини-футбол...
      288
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 09:14
      Азнакайда “Урман утырту көне” акциясендә 550 төптән артык агач утыртылды
      Октябрь ае урталарында узган табигатьне саклау акциясе - "Урман утырту көне"ндә шәһәр биләмәсендә, шул исәптән яңа төзелә торган Җиңү паркында, торак йорт кварталларында, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре һәм мәктәп ихаталарында 550 төптән артык агач утыртылды.
      275
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 06:52
      Айлык кысаларында Азнакайда 128 ветеран дәвалану узды
      Ел саен өлкәннәр көне җирлегебездә олылап, айлык итеп билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә өлкән буын вәкилләренә 8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы Газинур Газизов әйтеп үтте. Айлык кысаларында...
      281
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 04:48
      Азнакайда эшлекле визит белән Тарсус делегациясе булды
      Төркиянең Тарсус шәһәре белән Азнакай арасында дуслык күпере салынганга унҗиде елдан артык. Шушы дәвер эчендә ике як та бер-берсенә кунакка йөрешеп, кан кардәшләргә генә түгел, җан кардәшләргә әверелде. Көз салкыннарына да карамастан, шушы көннәрдә Тарсустан унҗиде кешелек делегация районыбызга мәдәни багланышлар белән килде. Сәфәрләрен алар Кәкре Елга авылыннан башладылар. Биредәге...
      420
      0
      0
    Реклама