Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 октябрь 2014 яңалыклары

    • 16 октябрь 2014 - 07:10
      Азнакайның “Ләззәт” бию ансамбле лауреат исеменә лаек булды
      2012 елдан үткәрелеп килүче ветераннар оешмалары үзешчәннәренең "Балкыш" өченче республика фестивалендә Азнакайның "Ләззәт" бию ансамбле лауреат исеменә лаек булды һәм башкалада үткән гала-концертта чыгыш ясады. Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
      297
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 07:09
      Азнакай районында 70 мең лалә чәчәге үстереп каршылау күздә тотыла
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгын районыбыз җирлегендә 70 мең лалә чәчәге үстереп каршылау күздә тотыла. Аларның яртысыннан күбесе утыртылды инде. Чәчәкләр утыртуда оешма-предприятие, учреждениеләр алдына да бурычлар куелды.
      281
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 06:26
      “Авыл укытучысы” бәйгесендә Азнакайдан Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган
      "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесендә Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган. Әлеге бәйгедә республиканың 500дән артык мөгаллиме катнашкан. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Укытучылар көнендә "Татмедиа" агентлыгында оештырылган. Якташыбыз анда I-Pad белән бүләкләнгән. Фото
      384
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 06:23
      Азнакайда Бердәм пенсия грамотасы көне узды
      15 октябрьдә Россия Пенсия фонды ил буенча Бердәм пенсия грамотасы көне уздырды. Азнакай Пенсия фонды идарәсе дә район һәм шәһәр мәктәпләре укучыларына бу көнне гражданнарның пенсия хокуклары, пенсиянең ничек формалашуы, ни өчен булачак пенсияң турында алдан кайгыртырга кирәклеге турында аңлаттылар. 2015 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк пенсия законнарына да тукталдылар....
      284
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 06:09
      Азнакай музеенда “Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы” дигән кичә узды
      Төбәкне өйрәнү музеенда "Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы" дигән кичә узды. Төрле өлкәләрдә эшләгән Фәния Фәттахова, Канигә Хәмидуллина, Лениза Сәхбиева, Рузилә Чумарина үзләре теркәп барган халык авыз иҗатын укучыларга җиткерделәр. Шулай ук "Шәҗәрә - тарих төпкеленән киләчәккә тәрәзә" дигән кичә дә рухи хәзинәләребезне барлаучы бер чара булды. Әтисе һәм әнисе ягыннан...
      317
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 05:01
      Азнакайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды
      13 октябрьдән Татарстанда "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе старт алды. Соңгы 4 елда гына да республикада психоактив матдәләрнең 80нән артык яңа төре ачыкланды. Шуларның 11е - быел. Алар барлык табылган наркотикларның 64 проценттан артыгын тәшкил итә. Әлеге афәткә каршы бары тик барыбыз бергәләп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Акциягә бердәм...
      294
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 05:00
      Актүбә бистәсенен үзешчән артистлары Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында чыгыш ясады
      Ю.Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йорты иҗат коллективы шушы көннәрдә бистәдәге Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Мохтаҗларның, аеруча авыру кешеләрнең мөмкин кадәр хәленә керә белү һәр кешенең намус эше булырга тиештер. Бәйрәм концертында катнашу - яраткан артистларың белән аралашырга менә дигән бер форсат та. Табиб булмасалар да,...
      280
      0
      0
    • 16 октябрь 2014 - 04:26
      Азнакайның 9 нчы мәктәбендә “Әфлисун акциясе” узды
      Табигать инсанны шулай яраткан инде: кеше, вакыт тәгәрмәченә утырып, самими балачагын, җиләктәй яшьлеген, тормышта теләк-максатларга ирешкән урта яшьләрдәге чорын кичә. Бу юллар артында аны чал чәчле, җыерчык йөзле картлыгы да көтеп ята шул. Картлык - шатлык түгел. Ул бит тән сәламәтлегенә дә, җылы сүзгә, игътибарга да мохтаҗ. Шәһәребезнең 9 нчы...
      403
      0
      0
    Реклама