Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 октябрь 2014 яңалыклары

    • 13 октябрь 2014 - 07:02
      Азнакай укытучылары да ГТОдан читтә калмый
      "ГТО" физик әзерлек программасын безнең мәктәптә дә хуплап каршы алдылар. - Укучыларның сәламәтлек күрсәткечләре елдан-ел түбәнәя, - диләр физкультура укытучылары Нәсимә Шәрипова һәм Гөлнара Хафаева. Алар фикеренчә, бу проблеманы ГТО хәл итә ала һәм спортка укучыларны гына түгел, ә ата-аналарны да тартырга мөмкин булачак. ГТО белгечләр тарафыннан эшләнгән, күнегүләре сәламәтлек...
      331
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 06:44
      Карамалы киләчәккә карый
      ЮЛЛАР - АВЫЛНЫҢ ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ Азнакай - Ютазы трассасыннан Карамалыга борылу белән юлчыны кайчандыр асфальт түшәлгән, бүген инде чокыр-чакырга әверелгән юл, кырыйлары ишелеп төшәргә торган җимерек күпер каршылый. Авыл эче юлларындагы чокырларны күптән түгел генә комлы чуерташ (гравий) белән тигезләгәннәр. Тик аның күпме вакытка чыдавы гына билгесез. -Күпер, аңа илтә...
      332
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 05:48
      Азнакайда “Хәтер түрендәге авыллар” китабын булдыруга әзерлек башланды
      Үткәннәрне, районның чал тарихын барлауга соңгы елларда игътибар гаять артты. Район җитәкчелеге башлангычы белән дөнья күргән зур кыйммәткә ия тарихыбыз тупланган китапларның бер-бер артлы нәшер ителеп торуы шул хакта сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлекне дәвам итеп, райондашлар теләген искә алып, район башлыгы карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында үз чорында яшәүдән туктаган...
      290
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 05:23
      Азнакай мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары Франциядә стажировка үтәләр
      Укытучылар бәйрәмендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсенә Франциядә стажировка үтү өчен сертификат бүләк иткән иде. Бу көннәрдә мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары - барлыгы 21 кеше анда квалификацияләрен күтәрә, чит илнең белем бирү алымнары белән таныша.
      320
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 04:37
      Азнакай районыныда 9806 квадрат метр асфальт салынган
      Юллардагы иминлек аларның торышына, төзеклегенә дә бәйле. Шуннан чыгып, ел әйләнә аларны карап тору, ремонтлау үткәрелә. Үткән 9 айда шәһәр эчендәге һәм аның тирә-янәшәсендәге юлларда 9806 квадрат метр мәйдандагы асфальт түшәмәсенә 6290,7 мең сумлык чокыр ремонты үткәрелгән. 24,1 чакрымда юл тамгасы салынган, 122 юл билгесе куелган, аларның 20се алыштырылган.
      325
      0
      0
    Реклама