Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 30 сентябрь 2014 - 12:23
      Азнакайда җылылык бирелү чорына көчәйтелгән дежур тору оештырылган
      Бүгенге көндә районда үзәктән җылытылучы барлык йортларга да җылы бирелеп беткән. Әмма вак-төяк проблемалар да туып тора: кайда батареяләрнең һавасын чыгарасы һәм башка төгәлсезлекләрне бетерәсе бар. Алар эш барышында үтәлә тора. Хезмәт күрсәтүче предприятиеләрдә ел әйләнәсе авария-диспетчерлык хезмәте эшли. Җылылык бирелү чорына көчәйтелгән дежур тору оештырылган.
      280
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 11:29
      Быел Азнакайда 35 йорт капиталь төзекләндерелде
      Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелде. Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил итте. Шуның 30 млн 531 мең 598 сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан, 18 млн 566 мең сумы җирле бюджеттан, 40 млн...
      282
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 11:11
      Азнакайның Актүбә бистәсендә мунчада янгын чыккан
      Узган атнада чәршәмбегә каршы төндә Актүбә бистәсендәге шәхси мунчада янгын чыга. 87 нче һәм Актүбә бистәсе янгын сүндерүчеләре кыска вакытта янгынны сүндерүгә ирешәләр, аның тирә-юньгә таралуына юл куймыйлар. Көннәр коры, җилле, ә җирдә коры яфрак. Янгын куркынычын истән чыгармасак иде. Узган атнада ике тапкыр коры үлән яну очрагы да теркәлгән.
      254
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 09:26
      Азнакайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
      Көзге ярминкәләр дәвам итә. Җаның ни тели бар да бар: терлек, кош-корт ите, бөртекле культуралар, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, йомырка, сөт... Сатучылар да, сатып алучылар да активлаша бара. Узган шимбәдә Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә узган ярминкәләрдә барлыгы 452 мең сумлык терлек ите, 56 300 сумлык бөртекле культуралар һәм башка авыл...
      349
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 07:16
      Азнакай районында бөртекле культуралар тулысынча җыелып бетте
      Бүгенге көндә районыбыз авыл хуҗалыкларында бөртекле культуралар тулысынча җыелып бетте. Силос салу, җир эшкәртү, көзге чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре бара. Көзге коры көннәрдә салам кайтарту, малларны җәйләүләрдән фермаларга күчерү кебек эшләрне дә төгәлләргә кирәк.
      474
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 07:09
      Азнакайлылар Корбан бәйрәменә 4,5,6 нчы октябрьдә ял итәчәкләр
      Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән № 1448-XII "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында" дигән законы нигезендә Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Әлеге закон нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның 1 нче июленнән "2014 нче елда Ураза һәм Корбан...
      257
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 02:22
      Азнакай оешмалары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына махсус альбомнар әзерли
      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында районыбызның барлык оешма-предприятиеләрендә олуг юбилей датасына багышлап альбомнар эшләнә. Анда илгә Җиңү алып кайткан, районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган якташларыбызның фронттагы батырлыгы, тыныч тормыштагы фидакарьлеге чагылдырылачак.
      451
      0
      0
    Реклама