Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 25 сентябрь 2014 - 11:56
      Халыкара өлкәннәр көне уңаеннанАзнакайда бәйрәм узачак
      Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр һәм район Мәдәният йортында бәйрәм чарасы уздырыла. Биредә җирлегебезнең сәнгать осталары тарафыннан оештырылган концерт программасы күрсәтеләчәк.
      437
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 11:01
      I Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Азнакайдан Тимур Миңнеханов 5 нче урынга лаек булды
      Кыргызстан Республикасының Чолпан-Ате шәһәрендә I Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узды. Анда Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Монголия, Кытай, Әфганстан һәм дөньяның башка илләренең делегацияләре катнашты. Татарстан Республикасы спортчылары "Алыш" көрәшендә катнашты. Азнакай спортчысы - Тимур Миңнеханов лаеклы чыгыш ясап, 5 нче урынга лаек булды. Фото
      296
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 10:23
      Азнакайда “Хәтер түрендәге авыллар” китабын булдыруга әзерлек башланды
      Үткәннәрне, районның чал тарихын барлауга соңгы елларда игътибар гаять артты. Район җитәкчелеге башлангычы белән дөнья күргән зур кыйммәткә ия тарихыбыз тупланган китапларның бер-бер артлы нәшер ителеп торуы шул хакта сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлекне дәвам итеп, райондашлар теләген искә алып, район башлыгы карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында үз чорында яшәүдән туктаган...
      301
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 10:16
      Азнакайда балыкчылар турниры узачак
      Табигать-Ананың һәр фасылы үзенчә гүзәл, бай. Агач-куакларга алтынсу төсләр иңгәч урманда гөмбәчеләр дә күбәйде. Әмма көз сыеның алдаучан булуын, гөмбә җыйганда сак булырга, аны белеп җыярга, тиешенчә эшкәртергә кирәклеген дә онытмыйк. Ә менә су буйларын балыкчылар биләп алды. Җәй дәвамында шактый үсәргә өлгергән маймычлар инде эре балык булып җитешкән. Ел...
      281
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 10:14
      Азнакай юлларына 90 миллион сумлык ремонт эшләре үткәрелгән
      Рәсәйдә төп бәлаләрнең берсе юллар дип әйтелсә дә, шәт, безнең районда бу мәсьәләгә караш җитди. Саннарга гына күз салыйк: 2012-2014 елларда гына да юлларны төзекләндерүгә 500 миллион сумнан артык акча тотылган. Быел исә республика программасы буенча һәм җирле бюджет чыганакларыннан юлларга 90 миллион сумлык ремонт эшләре үткәрелгән. Азнакайга Әлмәт ягыннан...
      324
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 05:14
      Азнакай районы Актүбә бистәсе почтальонын талаганнар һәм кайчы белән кадаганнар
      Халык телендә кайда абынасымны белсәм, салам түшәгән булыр идем дигән әйтем йөри. Шул ук вакытта язмыштан узмыш юк дип тә әйтәләр. Актүбә почта бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Айгөл Гарифуллина (билгеле сәбәпләр буенча исем-фамилияләр үзгәртелде) өчен дә эш көне гадәттәгечә башланып китә. Букчасына газета-журналлар салып, әбүнәчеләргә ашыга хат ташучы....
      266
      0
      0
    • 25 сентябрь 2014 - 04:42
      Азнакайда исерек шофер мәктәп автобусын бәргән
      Кызганыч, бүгенге көндә штрафы да зур, вакытлыча машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калам, кемнеңдер үлемендә гаепле булам дип уйлап та тормастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимергә дә уйламый. Исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында ике меңнән артык кеше һәлак була. Агымдагы елда гына да җирлегебездә 219...
      266
      0
      0
    Реклама