Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 16 сентябрь 2014 - 08:01
      Марсель Шәйдуллин Азнакай халкына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде
      Хөрмәтле азнакайлылар! Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Бердәм Россия" партиясе тулы җиңү яулады һәм сайлаучыларның ныклы ышанычын казанды. Сайлауларда район халкының 86,6 процентын катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Сайлау нәтиҗәләре муниципаль район үсешенең өстенлекле юнәлешләре дөрес билгеләнгән дип әйтергә нигез бирә. Халык райондагы һәм шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне күрә....
      276
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 07:17
      Азнакайда “Сыйныф җитәкчесе” көне узды
      16 сентябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә "Сыйныф җитәкчесе" көне узды. Анда укучыларга дөрес тәрбия бирү һәм дәрестән соң эшләрне оештыру мәсьәләләре хакында педагоглар, профилактика хезмәтләре белгечләре катнашында җентекле сөйләшү барды.
      282
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 07:14
      Азнакайда күрмәүчеләр өчен тифлотехник компьюторда эшләргә өйрәнүләр башланды
      Үзәк район китапханәсе каршындагы тифломагълүмат үзәгендә күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тифлотехник компьюторларда эшләргә өйрәнүләр башланды. Дәресләрне Бөгелмә шәһәреннән махсус укытучылар Михаил Ермаков һәм Рәфис Вафин алып бара. Укучылар тифлотехник компьютер һәм эш алымнары белән таныштылар. Дәресләр һәр атнаның җомга көнендә үткәреләчәк.
      252
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 07:06
      Азнакайда «Трактор-Частник» профилактик операциясе бара
      Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 8 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр трактор, үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны тикшерү буенча операция үткәрә. Аның төп максаты - шәхси кулларда һәм булган трактор, үзйөрешле машиналарның, прицептларның төзеклеген, документларның тәртиптә булуын тикшерү, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү. Агымдагы елда гына да әлеге төр техникалар белән идарә итүчеләр...
      265
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 06:53
      Азнакай фермерлары үзләре җитештергән продукцияне ярминкәләрдә сата
      Районыбызда атна саен авыл хуҗалыклары, фермер-эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр гөрли. Ике якка да файдалы: җирле җитештерүчеләребез арадашчысыз гына үз продукциясен сатса, халык шактый арзан бәядән экологик чиста азык-төлек ала. Ярминкәдә көзге муллыкка күзләр камаша: ит, бөртекле культуралар, бәрәңге, бал, яшелчәләр... Бу көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләренә 1720...
      283
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 06:32
      Азнакайның Тымытык авылында халык җыены узды
      Менә өченче ел рәттән районда халык җыеннары үткәрелеп килә, бу инде матур бер йолага әверелде. Ишегалды, авыл бәйрәмнәре, хезмәт коллективларында очрашулар рәвешендә барган җыеннарны халык көтеп ала. Район җитәкчеләре белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, узара аңлашу, уртак максатларны барлау да һәм инде әлбәттә, бер-берең белән күрешү, аралашу, бергәләп ял итү...
      263
      0
      0
    • 16 сентябрь 2014 - 05:43
      Тымытык авылында “Азнакай” санаториесе филиалы ачылды
      Узган атна ахырында Тымытык авылында "Азнакай" санаториесе филиалы ачылды. Ул ике катлы амбулатория бинасының икенче катында урнашкан. Биредә ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен заманча шартлар тудырылган. Тулырак язманы җомга яңалыкларында укыгыз. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
      270
      0
      0
    Реклама