Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 11 сентябрь 2014 - 13:51
      Азнакайда яшьләр арасында “Ел доброволецы” бәйгесе уза
      Мөһим социаль проблемаларын хәл итүгә үзеннән өлеш кертүче яшьләр җитәрлек районда. Берәүләре - үсеп килүче буынга хәрби-патиротик тәрбия бирү, икенчеләре - хәйриячелек, өченчеләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кемнәрдер тирә-як мохитне, җәмәгатьчелек тәртибен саклау, тарихи һәйкәлләрне торгызу юнәлешләрендә эшли. Яшьләр идарәсе алар арасында "Ел доброволецы" дигән бәйге үткәрә. Эшләр 8 октябрьгә...
      322
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 13:30
      Азнакайда 595 бала туган
      Районыбызда якты дөньяга аваз салучы сабыйларыбызның саны арта бара. Узган ел ЗАГС бүлегендә 551 бала теркәлсә, быел исә аларның саны 595 кә җиткән. Яңа тормыш юлына аяк басучы яңа өйләнешүчеләр дә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 парга арткан. Пәнҗешәмбе көнне биредә Миләүшә һәм Венер Ситдиковлар гаиләсендә яңа туган...
      411
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 12:38
      Азнакай мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы старт алды
      Мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы старт алды. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин хәбәр итүенчә, ул барлык мәгариф учреждениләрендә узачак. Күптән түгел прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә шушы айлык кысасында үткәрелгән чарада катнаштылар. Укучыларга террор очраклары, аның төрләре, саклык...
      357
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 12:12
      Азнакай игенчеләренең республика күләмендә быел да беренчелекне алырга мөмкинлекләре бар
      Азнакайлылар бүгенге көндә (мәгълүматлар 11 сентябрьгә) республика күләмендә иң күп булган 62 мең гектардагы урып-җыю мәйданының 95 процентында эш башкарып, 141 мең тонна ашлык суктырдылар. Тулай җыем буенча азнакайлыларның республика күләмендә быел да беренчелекне алырга тулы мөмкинлекләре бар. Нигездә соңгы культуралар гына калып килә. Гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыга.
      313
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 07:14
      Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 12 палата эшләнде
      "Безнең кадерле ветераныбыз" акциясе кысаларында район үзәк сырхауханәсендә оешма-предприятиеләр көче белән Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар эшләнә. Сырхауханәнең дәвалану бүлекләрендә алар нигездә икешәр итеп, барсы 12 палата әзерләнеп бетеп килә. Аларда санузеллар уңайлы итеп яңартылган, бүлмәләр тиешенчә җиһазландырылган, суыткычлар урнаштырылган. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
      291
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 07:11
      Азнакайда күпкатлы йортлар ишегалларын яңартуга 150 миллион сум акча тотылган
      Азнакай урамнары елдан-ел купшылана, төзекләнә бара. Соңгы берничә елда гына күпкатлы йортлар ишегалларын яңартуга 150 миллион сум акча тотылган. Быел шәһәребезнең 11 кварталында асфальт түшәлде, урамнардагы юлларга капиталь ремонт ясалды. Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru
      301
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 04:41
      Азнакайның Татшуган авылында йорт янып беткән, ярдәм сорала
      Көнгә ышана торган түгел, ялтырап кояш чыкса да, суык. Суыта башлауга кешеләр дә йортларында җылыту җиһазларынннан файдаланалар, ә электрүткәргечләр мондый йөкләнешне күтәрә алмый. Инде алар төзек тә булмаса, ут чыгасын көт тә тор. Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә тагын да игътибарлырак һәм...
      380
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 03:10
      Азнакайның 5 оешмасында житәкчеләр алышынды
      Мансур Гомәр улы Фәсхетдинов "Престиж-Агро - Азнакай теплица хуҗалыгы" ҖЧҖнең башкарма директоры итеп билгеләнде. Ул 1979 елда Аксубай районында туган, 2001 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2006 елда агробизнес кадрлары әзерләү институтын тәмамлаган. Әлегә кадәр "Престиж" ҖЧҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән. Хәзерге вакытта "ПрестижМед" ҖЧҖ генераль...
      541
      0
      0
    Реклама