Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 август 2014 яңалыклары

    • 28 август 2014 - 13:02
      Азнакай яшүсмерләре спратакиада кубогын яулады
      "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында ишегалды спорт командалары арасында узган "Балалар тренеры" республика яшүсмерләр спартакиадасында "Лидер" спорт мәктәбенең җыелма командасы да катнашты. Спартакиада спортның 4 төре буенча узды: стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол һәм дартс. Безнең кызлар һәм егетләр әлеге ярышларда беренчелекне яулады һәм Кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баскетбол буенча...
      429
      0
      0
    • 28 август 2014 - 12:54
      Азнакайда 24 гаилә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия исәбеннән төшерелде
      Баласы яхшы укыса, тәртипле йөрсә, ата-ананың бер кайгысы юк. Ә менә начар юлга басса, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына килеп басасы көн кебек ачык. Күпләр бу комиссияне җәза бирүче орган дип кабул итә. Чынлыкта эшчәнлегенең асылы нидә? Шушы сорау белән без комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать...
      467
      0
      0
    • 28 август 2014 - 12:49
      Азнакайда сфетофорлар кояш энергиясендә эшли башлады
      Азнакай районы соңгы елларда күп уңай үзгәрешләр кичерде. Халык капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар, юлларга, яңа социаль объектлар ачылуга, шәһәребезнең урам һәм ишегаллары яңаруга куанып туймый. Азнакайның көннән көн чәчәк атуына "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" дә зур өлеш кертә. Предприятиенең эш юнәлешләре белән таныштыруны сорап без аның җитәкчесе...
      509
      0
      0
    • 28 август 2014 - 07:40
      Азнакайның 5 нче мәктәп базасында IT сыйныфы ачу планлаштырыла
      Озын җәйге ялдан соң мәктәпләрдә кыңгырау чыңы яңгырауга санаулы гына көннәр калды. Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә һәм узган елгы нәтиҗәләр хакында без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, мәктәпкә әзерлек балалар бакчасыныннан башлана. Бу өлкә нинди яңалыклары белән куандыра? - Узган уку елында...
      462
      0
      0
    • 28 август 2014 - 06:57
      Азнакай көрәшчеләре Россия Чемпионатында катнашачак
      Азнакай спортчылары Теләчедә узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында чыгыш ясады. «Татбуртранс» җәмгыятеннән Айдар Сафин, физкультура, спорт һәм туризм идарәсеннән Тимур Миңнеханов, «Азнакайнефть» идарәсеннән Алик Шәйдуллин үз авырлыкларында чемпион һәм призер булдылар. Җиңүчеләр мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр һәм Владикавказда узачак билбау көрәше буенча Россия Чемпионатында катнашачак республика җыелма...
      245
      0
      0
    • 28 август 2014 - 06:54
      Азнакайда 30лап инвалид махсус төркемдә спорт белән шөгыльләнә
      Азнакай муниципаль районында яшәүче сәламәтлекләре чикләнгән 30 кешедән торган махсус төркем тренер Олеся Халикова җитәкчелегендә шахматлар, өстәл теннисы, кул көрәше, җиңел атлетика, атыш, урынны билгеләү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Спортчылар республика ярышларында да актив катнаша, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Узган ел нәтиҗәләре буенча районыбыз инвалидларының җыелма командасы республика буенча II...
      564
      0
      0
    Реклама