Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 август 2014 яңалыклары

    • 27 август 2014 - 12:25
      Татарстанның социаль яклау хезмәткәрләре Азнакайга җыелды
      27 августта Азнакайда республиканың социаль яклау идарәләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. - Һәр муниципаль районда мондый күчмә киңәшмәләр үткәрәбез. Быел менә Азнакайны сайладык. Урак өстенең кызган чагы булуга һәм бик күп башка мөһим чаралар көтелүгә карамастан, район башлыгы каршы килмәде, җылы кабул итүләре өчен...
      320
      0
      0
    • 27 август 2014 - 12:09
      Азнакайның үрнәк гаиләләреннән берсе саналган Мортазиннар алтын туйларын каршылады
      Алар 1964 елда таныша. Түбән Сукаешка укытырга килгән Роза аш-су остасы, колхозга килүчеләр өчен дә аш әзерләгән Мәрзия апада фатирда тора. Көннәрдән беркөнне төзелеш эшләре буенча хуҗалыкка килгән Зифир белән алар шушы апа йортында таныша. Кызга күзе төшә егетнең. Шул көннән башлап авылга эзен суытмый. Шул ук елны өйләнешеп тә...
      620
      0
      0
    • 27 август 2014 - 11:17
      Азнакайдан Фәрваз Хөснетдиновның күкрәге тулы орден-медаль
      Гомер көзләрендә пар канатлы булып, балаларың, онык-оныкчыкларың белән шау-гөр килеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Азнакайда яшәүче Миннеҗиһан һәм Фәрваз Хөснетдиновлар гаиләсе әнә шундый бәхет ияләренең берсе. Әле бу көннәрдә Фәрваз ага үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель...
      557
      0
      0
    • 27 август 2014 - 10:04
      Азнакайның Камышлы авылы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте
      Бишенче ел рәттән Камышлы авылы җыенга кунаклар җыя. Быел ул бераз соңрак, көннәр көзгә авышкач үтте, әмма һич тә Сабантуйлы җәй ямен җуймады. Бу көнне авыл үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте, ә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуы бәйрәмгә икеләтә тантана төсмерен өстәде. Урман кочагына сыенып утырган Камышлы миңа...
      318
      0
      0
    • 27 август 2014 - 05:45
      Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак (АФИША)
      30 августта Азнакайда Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр һәм җимешләр күргәзмәсе оештырыла. Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть" ААҖ һәм район җитәкчелеге тәбрикли, хезмәт алдынгылары...
      530
      0
      0
    • 27 август 2014 - 05:42
      “Подписка өчен iPad!” республика акциясендә җиңүчеләр арасында ике азнакайлы да бар
      "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 12 маеннан 30 июньгә кадәр күпләп газета-журналларга язылучыларга өчен "Подписка өчен iPad!" акциясен игълан иткән иде. Иң зур бүләккә Түбән Камадан Нурия Мирзахова лаек булды. Моннан тыш конкурста катнашкан тагын 50 кешегә кызыксындыру бүләкләре - китаплар бирелде. Әлеге исемлектә безнең районда яшәүче Миләүшә Шәйхуллова...
      331
      0
      0
    Реклама