Азнакаево
  • Рус Тат
  • 22 август 2014 яңалыклары

    • 22 август 2014 - 13:14
      Азнакай халкы җирле продукцияне сайлый
      Узган атнада "Агат" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алырга чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак та, экологик яктан да чиста ", - диде ул. Сатып алучыларга...
      295
      0
      0
    • 22 август 2014 - 12:58
      Яңгырлар Азнакай игенчеләренә урак эшләрен тәмамларга киртә булмасын
      Табигать шартларының бераз көйсезләнүе игенчеләребезгә урып-җыю эшләрен башкаруда авырлыклар тудыра. Әмма алар булган бар мөмкинлекләрне табып, игеннәрне җыйнап алуны дәвам итәләр. Бүгенге көндә районда планда каралганның 53 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар. Барлыгы 32,8 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 82 мең тонна (мәгълүматлар 21 августка) ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача...
      647
      0
      0
    • 22 август 2014 - 12:49
      Азнакайда укытучыларның һәр фән буенча секция утырышлары узды
      Пленар конференция алдыннан ел саен мәгариф хезмәткәрләренең һәр фән буенча секция утырышлары оештырыла. Быел ул 21-22 августта уза. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясала, нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләр бүләкләнә. Фото
      327
      0
      0
    • 22 август 2014 - 12:40
      Әфган сугышында катнашкан 4 Азнакай егетенә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды
      Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан бу сугышны кичкән ир-егетләребезгә истәлек медальләре тапшыру дәвам итә. Сишәмбе көнне шәһәребезнең Хәсәншина урамындагы 5-7-9 йортларның ишегалды бәйрәмендә янә 4 егетебезгә шундый хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
      354
      0
      0
    • 22 август 2014 - 12:35
      Азнакайда Республика көне 30 августта бәйрәм ителәчәк
      30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм ярминкәсе, шулай ук "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр композициясе конкурсы оештырыла. Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть"...
      316
      0
      0
    • 22 август 2014 - 12:27
      Азнакайда команда-штаб өйрәнүләре узды
      Кичә шәһәр урамнарындагы берөзлексез сирена тавышлары, әле бер, әле икенче якка йөргән полиция машиналары, полиция вәкилләре халыкны зур шөбһәгә салгандыр. Ләкин бер дә хафаланыр урын юк, шәһәрдә Россия ЭЭМның Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Лениногорск, Мөслим, Ютазы районнары бүлекләре җитәкчеләре һәм шәхси составлары катнашында команда-штаб өйрәнүләре уздырылды. Өйрәнүләр барышында спорт...
      347
      0
      0
    • 22 август 2014 - 06:11
      Бүген Азнакайның Камышлы авылында бәйрәм узачак
      22 августта Камышлыда авыл төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан кичке якта авыл бәйрәме уздырыла. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә капиталь ремонттан соң клуб ачу тантанасы белән башланачак. Спорт уеннары, ярышлар оештырыла. Авыл бәйрәменә бик күп дәрәҗәле кунаклар, татар эстрадасы йолдызлары да чакырулы. Фото
      314
      0
      0
    Реклама