Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 август 2014 яңалыклары

    • 18 август 2014 - 12:50
      Азнакайда мохтаҗларны дарулар белән тәэмин итү буенча “Туры элемтә” узачак
      Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк. "Маяк" газетасы һәм район үзәк сырхауханәсе чираттагы "Туры элемтә"не нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләгә багышлап, 21 август көнне 14.00-15.00 сәгатьләрдә халык белән телефон аша элемтә оештыра. Сорауларыгызны...
      262
      0
      0
    • 18 август 2014 - 12:45
      Азнакайның Уразай авылы урамнары төзекләнә
      Җәйнең коры, матур торган һәр көненнән нәтиҗәле файдаланып калырга омтылалар биредә. Гомумән, юлларның торышы, төзеклеге Уразай авыл биләмәсе җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Узган ел авылның Бакча урамына 25 машина вакташ кайтарганнар иде. Быел да халык соравы буенча бу урамны рәтләү дәвам итә. Речная һәм Бакча урамнарына 37744 сумлык щебенка ташылды. Авыл...
      794
      0
      0
    • 18 август 2014 - 12:29
      Азнакайда “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе узды
      Һәр бала тәүге тапкыр мәктәпкә баруны зарыгып көтә. Ә кайберәүләрнең Белем иленә сәяхәте 1 сентябрьгә кадәр үк башлана. Районыбыздагы 120 бала да уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне иңнәренә 18 августта ук киде. Мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга булышлык йөзеннән 2007 елдан бирле әнә шулай "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. -Ел саен Азнакай...
      240
      0
      0
    • 18 август 2014 - 12:13
      Азнакайда район аучылары белән киңәшмә узды
      Районыбызда бүгенге көндә 700гә якын аучы бар. Котыру авыруы баш калкыткан бу чорда аларга зур җаваплылык йөкләнә. Ни дисәң дә, бу чирнең төп чыганагы төлкеләр, ә аларны аулап, баш санын киметеп тормасаң, хәлнең тагын да катлаулануы бар. Аучылар белән шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәргән сөйләшүдә сүз...
      274
      0
      0
    • 18 август 2014 - 06:20
      Мәндәй авылында яңа мәдәният йорты ачылды
      Шимбә көнне Мәндәй авылында шатлыклы вакыйга булды - "Авыл клублары" республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды. Ул нәкъ элекке агач клуб урынында калыкты. Аңа кадәр... Хәтер йөгерә-йөгерә үткәннәргә кайтып килде. Иске генә булса да, бар иде авыл клубының гөрләп торган чаклары. Әллә кайлардан концертлар белән танылган артистлар, хәтта Казаннан,...
      314
      0
      0
    • 18 август 2014 - 05:42
      Азнакайда 4 котыру авыруының 1 очрагы гына расланды
      Котыру чире җирлегебездә 2012 елдан бераз булса да кимүгә юнәлеш алса да, әле тынычлап калырга иртә. Кәкре Елга авылы биләмәсендә бу нәүбәттән карантин игълан ителүе әлеге мәсьәләне янә бөтен кискенлеге белән куйды. Күп вакыт үзебез дә битарафлык күрсәтәбез шул. Ихатадагы мал-туар, эт-песиләрне көн дә игътибар белән күзәтеп алу кирәк. Бакчада...
      234
      0
      0
    • 18 август 2014 - 05:36
      Азнакай яшьләре төзекләндерү өмәләре уздыра
      Уртак йортыбыз булган туган калабызны без һәрчак чиста, көлеп торырлык итәргә тиешбез. Үз өебездә ничек, торган җиребез дә шундый булсын. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, бәйрәм җитәме, йорт-җиребезгә кунак киләме - без инде юасын-юып, яңартып, җыештырып, бар нәрсәне тәртипкә китереп каршыларга күнеккән. Тиздән тагын бер бәйрәм җитә, җәмәгать: 30 августта Республика...
      255
      0
      0
    Реклама