Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 август 2014 яңалыклары

    • 13 август 2014 - 12:08
      Азнакай афишасы: халык акцияләре, җыеннар, концерт һәм яңа клуб ачылу
      Шәһәр сәүдә нокталарында үз җирлегебездә эшләнгән ризыкларны тәкъдир итеп, азнакайлыларны яңа ассортимент белән таныштыру ике якка да файдалы. Чираттагы "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе 14 август көнне 17.00 сәгатьтә "Агат" сәүдә үзәгендә үткәрелә. Анда һәркем районыбызда җитештерелгән азык-төлеккә бәя бирә алачак. Котыру чиренең төп чыганагы булган төлкеләрне аулау, юк итүдә районыбыз...
      333
      0
      0
    • 13 август 2014 - 10:46
      Азнакайның тыл хезмәтчәннәре исемлеген туплау тәмамланып килә
      Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт фронтында хөкүмәт бүләкләренә лаек булган ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштереп, республикада нәшер ителүче җыентыкка керәсе Азнакайның тыл хезмәтчәннәре исемлеген туплау инде тәмамланып килә. Бу исемлеккә бүгенге көнгә 17351 кеше кертелде. Дөрес, аңа әле нокта куелмады, исеме лаек бер генә райондашыбыз да онытылып калмасын иде. Фото
      268
      0
      0
    • 13 август 2014 - 07:48
      Сайлаулар алдыннан Азнакайда Халык җыены узачак
      Татарстан Дәүләт Советының 8 июльдәге йомгаклау утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына төбәкнең һәм бигрәк тә җирле территорияләрнең үсеш планнарын хәл иткәндә үз сүзен әйтергә мөмкинлекләр тудыру әһәмияте турында ассызыклаган иде. 14 сентябрьдә Дәүләт Советына булачак чираттагы сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге киләчәктәге биш елга билгеләнгән гамәлләр...
      248
      0
      0
    • 13 август 2014 - 07:46
      Азнакайда күпфатирлы йорт подъездларында калдырылган өч велосипедны урлаганнар
      Узган атнадагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов таныштырды. Җирлегебездә барлыгы җиде җинаять кылынган, аларның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Күпфатирлы йорт подъездларында калдырылган өч велосипедка да "хуҗа" табылган. "Азнакай агрофирмасы"ның Үчәлле бүлегеннән ике бозау урлау очрагы теркәлгән.
      255
      0
      0
    • 13 август 2014 - 07:42
      Азнакайда кайбер йортлар төзелеп бетсә дә, теркәлмәгән һәм рәсмиләштерелмәгән
      Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Урак-2014 кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 36 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына уҗым культураларын чәчә башлау бурычын куйды. ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль...
      318
      0
      0
    • 13 август 2014 - 07:27
      Азнакайда участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар расланды
      Район һәм шәһәр Советларының 12 августта узган утырышында депутатлар федераль закондагы үзгәрешләргә нигезләнеп, җирле бюджетларга кагылышлы район һәм шәһәр Советларының карарларына, район һәм шәһәр Уставларына, район Советының норматив хокукый актлары һәм проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү Тәртибенә, муниципаль җир контроле һәм иҗтимагый совет, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Положениеләренә үзгәрешләр һәм...
      262
      0
      0
    Реклама