Азнакаево
  • Рус Тат
  • 7 август 2014 яңалыклары

    • 7 август 2014 - 14:21
      Азнакайның “Тукай” агропредприятиесе август азагына урып-җыю эшләрен тулысы белән тәмамлау бурычын куйган
      "Тукай" ҖЧҖ районда алдынгы, тотрыклы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе. Күз генә тимәсен, елның-елында югары иген уңышы җыеп алалар алар. Әле үземнең (автор Н.Фазлыева) архивтагы мәкаләләремне карап чыктым: 2011 нче елда гектарыннан - 41 центнер, 2012 дә - 37 ц; 2013тә - 28 ц уңыш җыйнап алганнар. Һәм менә быел да алар...
      260
      0
      0
    • 7 август 2014 - 13:57
      Гөлүс Борһанов: "Азнакайның киләчәге уңган яшьләр кулында"
      Елдан-ел матурая, зурая барган Азнакайга карап күңел сөенә. Яңа йортлар, социаль-көнкүреш объектлары калка, торак йортларның төс-кыяфәте танымаслык булып үзгәрә. Ә бит болар артында төзүчеләрнең тырыш хезмәте ята. Гөлүс Борһанов (фотода сулда) та әнә шул төзүчеләр кавеменнән. Чирмешән якларында дөньяга аваз салса да, Азнакайда үсәргә насыйп була аңа. Биредә 1 нче...
      336
      0
      0
    • 7 август 2014 - 13:53
      Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Азнакайда халыкны кабул итте
      Чәршәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов халыкны кабул итте. Беренче карашка шәхси кебек тоелса да, күп кеше уртак борчыган мәсьәләне күтәрде. Мәсәлән, Мәгъсүм Шәрипов торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларыннан канәгать түгел. "Гомуми мәйданнарны җыештырган өчен нигә мин фатирның квадрат мәйданыннан чыгып түләргә тиеш?"...
      368
      0
      0
    • 7 август 2014 - 13:02
      Азнакайлылар көзге культураларны җыеп алу эшләрен тәмамлап киләләр
      Уракның иң кызган чоры. Азнакайлылар көзге культураларны җыеп алу эшләрен тәмамлап (96%) киләләр. Бүгенге көнгә 14 мең тонна көзге бодай (уңыш гектарыннан 26центнер чыга), 21,3 мең тонна көзге арыш (28 ц) җыеп алынган.
      277
      0
      0
    • 7 август 2014 - 12:59
      Азнакайда хатын-кызлар арасында “Автоледи-2014” бәйгесе узачак
      Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны елдан-ел арта. Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 9 август көнне 11.00 сәгатьтә "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2014" бәйгесе...
      249
      0
      0
    • 7 август 2014 - 12:53
      Азнакайда тагын бер веломарафон узачак
      10 августта ЦК КПССның Беренче секретаре Н.С.Хрущевның Азнакай районына эшлекле визит белән килүенә 50 ел тула. Әлеге дата районда спорт чарасы белән билгеләнеп үтелә. 9 август көнне Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт районнары вәкилләре катнашында веломарафон булачак. Веломарафон 9.00 сәгатьтә Татарстан мәйданыннан башлана. Маршруты: Татарстан мәйданы, 3 нче мәктәп, маслозавод, ЮХИДИ, Сәпәй...
      222
      0
      0
    • 7 август 2014 - 12:45
      Азнакайда күптөрле социаль проектлар тормышка ашырыла
      Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында "Бердәм Россия" партиясе күптөрле проектларны тормышка ашыра. Алар арасында социаль өлкәгә караган "Чиста су", "Татарстан чишмәләре", "Тиз төзелә торган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары", "Мәгарифне модернизацияләү", "Тормыш сыйфаты", "Балалар бакчалары - балаларга" проектлары да бар. Безнең районда да бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды. Аның нәтиҗәләре нинди? Шушы сорау белән...
      341
      0
      0
    • 7 август 2014 - 12:10
      Азнакайда күп балалы гаиләләр йортлар сала
      Яңа Юлда төзелеш тынып бара иде инде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, биредә кабат эш кайный башлады. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә бистә. Һәркем булдыра алганча йорт җиткерә: кем агачтан, кем таштан сала. Берәү башта гараж-мунчасын күтәрә, кемдер өй нигезенә тотынган. Хәллерәкләр инде күтәреп тә бетерә язган...
      282
      0
      0
    Реклама