Азнакаево
  • Рус Тат
  • 6 август 2014 яңалыклары

    • 6 август 2014 - 10:45
      Азнакай халык театры Әлмәттә чыгыш ясады
      Азнакай халык театрын Әлмәттә яхшы беләләр. Яз аенда гына ул драма театрында уңышлы чыгыш ясаган иде. Бу җомгада коллектив ял һәм культура паркында халыкка тагын бер үзенчәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Әлмәтлеләр "Гөргери кияүләре", "Җәмиләнең җенләнүе" спектакльләреннән күренешләрне, танылган җырчыларыбыз Миргаяз Шәрәфиев, Ландыш Шәрәфиева, Гөлфия Әхмәтҗанова җырларын тыңлап хозурландылар.
      389
      0
      0
    • 6 август 2014 - 10:32
      Азнакай районының Кәкре Елга авылында котыру авыруы очраклары теркәлгән
      Татарстан Президенты фәрманы белән Азнакай районының Кәкре Елга авылы җирлегендә, терлекләрдә котыру авыруы чыгу сәбәпле, карантин кертелә. Карантин вакытында йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территориядән читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләрне тоту; шикле хайваннарны ит өчен сую, сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарны ашату; клиник сәламәт терлекләрнең билгеләнгән тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен...
      363
      0
      0
    • 6 август 2014 - 10:11
      Азнакай үзешчәннәре концертлар белән кырга чыга
      Урып-җыю чорында район үзешчәннәре игенчеләргә рухи көч биреп, концертлар белән кырга чыга. "Юлдаш" агитбригадасы бу көннәрдә Таллы Бүләк һәм Чубар Абдул басуларында җыр-моңнарын яңгыратты. Нәсимә Фазлыева фотосы
      419
      0
      0
    • 6 август 2014 - 08:04
      Азнакай үзәк сырхауханәнең бүлекләрендә ветераннар өчен палаталарны яңарту эше бара
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстанда "Кадерле ветераныбыз" социаль акциясе үткәрелә. Аның төп максаты - ветераннарыбызга медицина учреждениеләрендә уңайлы, яхшы шартлар тудыру. Районыбызда да бу нәүбәттән эш башланды. Аңа эре оешма-предприятиеләр дә кушылып, бүгенге көндә үзәк сырхауханәнең кардиология, терапия, хирургия бүлекләрендә 3 палатаны тулысы белән яңарту бара. Ветераннарыбыз өчен...
      679
      0
      0
    • 6 август 2014 - 07:11
      Азнакайда алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды
      Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина...
      627
      0
      0
    Реклама