Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 июль 2014 яңалыклары

    • 31 июль 2014 - 13:47
      Азнакайда эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
      1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта. Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, районда 3896 эшләүче пенсионерга исәп-хисап ясалган. Якынча пенсияләр күләме 138 сумга арткан.
      256
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 13:45
      Комиссия Азнакай кибетләре тирә-юне белән танышып йөрде
      Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җаваплы оешма җитәкчеләре катнашында шәһәребез кибетләре һәм көнкүреш объектларының тирә-юне белән танышып йөрде. Кызганычка каршы, объект алдындагы берничә кв. метр араны гына төзекләндереп, калган участоклар чокыр-чакыр, ташландык хәлдә калган участоклар күп. Бу безнең шәһәр урамнарын бер дә бизәми. Нәтиҗәдә, объект хуҗалары...
      305
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 12:39
      Пляж волейболы Азнакайда таныла бара
      Пляж волейболы районда таныла бара. Шушы көннәрдә "Юбилейный" стадионында Азнакай, Әлмәт, Җәлил, Лениногорск, Чистай, Яр Чаллы, Казан һәм Октябрьский командалары ярышты. 20 команда арасыннан Азнакайның Айдар Гарифуллин һәм Павел Похомовтан торган командасы беренчелекне яулады. Икенче урында - әлмәтлеләр, өченче урында - Җәлил командасы. Якташларыбыз Сергей Галаганов һәм Фәйрүз Гәрәев тә...
      268
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 12:33
      Азнакай районында күпфункцияле мәдәни үзәкләр саны арта
      Республикада районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше проекты тормышка ашырыла. Бу проектта авыл китапханәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча "Бердәм Россия" партиясе дә катнаша. Проектның максаты - китапханәләрне модернизацияләү һәм урыннарда социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр буларак үстерү. Безнең районда да әлеге проект буенча 2011 елда Благодатное, узган ел Сарлыда мондый үзәкләр...
      323
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 12:06
      Вахитовлылар уҗым бодаен суктыруга күчте
      Чәршәмбе көн кичкә таба вахитовлылар 440 гектарлы арыш басуының соңгы мәйданнарын суктырып киләләр иде инде. Бар гомерен шушы басуларга багышлаган тәҗрибәле агроном Василий Ламбинның да кәефе яхшы: - Иртәгә уҗым бодаена күчәбез, - ди ул. - Мөмкинлек булгач, турыдан гына суктырабыз. Болай эшләгәндә игеннәргә дымлану куркынычы тумый. Яңгыры явам-явам дип...
      273
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 11:56
      Азнакай сыерлары шәһәр газоннарын яратып ашый
      Берсеннән-берсе күзне камаштырган чәчәкләргә сокланып шәһәр урамыннан атлыйм. Ә аларны үстерә беләләр бездә. Әле кайчан гына бу түтәлләрне лалә, нәргизләр бизәгән иде, инде петунияләр, кашкарыйлар, көзге чәчәкләр менә күрәсезме безне, дигәндәй кукыраеп утыра. Чү! Күземә күренәме әллә, шәһәр уртасындагы парк артындагы яшел газонда сыерлар түгелме соң бу? Кулым үзеннән -...
      265
      0
      0
    • 31 июль 2014 - 10:41
      Азнакайның Буралы авылында “Сәлим бабай” чишмәсен яңартканнар
      Азнакайны юкка гына чишмәләр ягы дип җырга салмаганнар. Аларны яңарту, төзекләндерүгә предприятие-оешмалар гына түгел, халык та үз өлешен кертә. 28 июльдә, изге Ураза гаете көнендә Буралыда шәхси эшмәкәр Фәридә Җиһангирова авылдашларына "Сәлим бабай" чишмәсен яңартып, матурлап бүләк ясады. Чишмә ачу тантанасын мәртәбәле кунаклар гына түгел, чәй табыны да ямьләде.
      332
      0
      0
    Реклама