Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 июль 2014 яңалыклары

    • 30 июль 2014 - 13:32
      Азнакай инженерлык челтәрендә ремонт эшләре яңа технологияләр кулланып башкарыла
      Агымдагы елда йортлардагы инженерлык челтәрендә 7350700 сумлык ремонт эшләре башкарылган. Быел Ямашев урамы, 5нче, Хәсәнов ур., 2 нче, Болгар ур., 3 нче, Лобачевский ур., 1 нче йортларда җылыту торбалары алыштырылган. Шулай ук Солтангалиев урамы, 25 Б һәм 25 А торак йортларда подвал эчендәге җылы һәм салкын су торбалары да яңартылган....
      328
      0
      0
    • 30 июль 2014 - 13:27
      Азнакайда алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырыла башлады
      Бүгенге көндә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 6100 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 17690 тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 29 центнер иген уңышы (республика күләмендә иң югары) чыга. Алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырыла башлады. Кичә "Кәримов Ф.Р.", "Азнакай" АФ"ның Сукаеш бүлекчәләрендә алдынгыларга тантаналы шартларда 6 сертификат тапшырылды. Афәрин! Фото сайта aznakayevo.tatarstan.ru
      301
      0
      0
    • 30 июль 2014 - 13:15
      Быел котырган җанварлар 73 Азнакай кешесен тешләгән
      Котыру чире һаман да көн кадагындагы проблемаларның берсе булып кала. 2006-2013 елларда Татарстан Идел буе федераль округында катлаулы төбәкләрнең берсе саналып килде. Бу чир Спас, Саба һәм безнең Азнакай районында аеруча "котыра". Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова белән әңгәмәбез бүгенге көндәге хәл торышы турында. - Линера...
      361
      0
      0
    • 30 июль 2014 - 12:55
      Азнакайда кондитер фабрикасы эшли башлады
      Районыбыз эшмәкәрләре елдан-ел эшчәнлек төрләрен арттыра баралар. Шушы көннәрдә шәһәребездә эшмәкәр Альберт Латыйповның кондитер фабрикасы эшли башлады. Биредә әлегә 8 төрдә печенье җитештерелә. Эшмәкәр 14 кешене эш белән тәэмин иткән.
      287
      0
      0
    • 30 июль 2014 - 12:22
      Азнакайда яшәүче диңгезчеләрне бәйрәм митингы җыйды
      Авылда туып-үскән ир-егетләрнең искәргәне бардыр: Сабан туйлары якынлаша башласа, ярышлар буласын ниндидер бер эчке тоемлау белән сизенгән чабыш атлары араннарында үзләренә урын таба алмый габасалана башлый. Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә уздырыла торган Хәрби Диңгез Флоты көне алдыннан кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләрнең күңеле дә шул чаптарлар халәтен хәтерләтә: ­йөрәкләрендә...
      598
      0
      0
    Реклама