Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 июль 2014 яңалыклары

    • 15 июль 2014 - 13:02
      Азнакайда ачкылары эчендә калдырган машинаны урлаганнан
      Арабызда үз милкенә битараф караучылар бихисап. Ә җинаятьчеләр моннан бик оста файдалана. Мәсәлән, 10 июль көнне шәһәрдә шәхси сектордан берәүнең "ВАЗ-2104" автомобилен куып алып китәләр. Бераз вакыттан соң ул "Мичуринчы" бакчачылык ширкәте кырыннан табыла. Хуҗа кеше исә ачкыларын машина эчендә калдырган була.
      339
      0
      0
    • 15 июль 2014 - 11:31
      Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Азнакай халкын кабул итә
      18 июль көнне 10.00 сәгатьтә поликлиника бинасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин районыбызда халыкны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен телефоннар: 9-38-43 (баш табибның кабул итү бүлмәсе), 7-23-50 (регистратура).
      334
      0
      0
    • 15 июль 2014 - 10:19
      Азнакайда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчыган төп проблемалар күтәрелде
      Чит җирләр, шәһәрләргә чыгып керәсең дә, үзебезнең Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә кабат сокланасың. Кая карама чәчәк түтәлләре, агач-куаклар тирә-юньгә яшеллек һәм сафлык өстәп утыра. Иртә белән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең шәһәр урамнары, ишек алларындагы чүп-чарны берәмтекләп җыеп йөргәнен күрәсең. Нинди авыр, әмма шул ук вакытта аз түләнүче хезмәт. Бу көннәрдә төрле...
      297
      0
      0
    • 15 июль 2014 - 09:50
      Азнакайда Ишегалды бәйрәмнәре башланды
      Җирлегебездә "Ишегалды бәйрәм"нәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы узган атнада "Универсал" торак-милекчеләре ширкәте идарәсенә караган Ленин урамы 4 һәм 6 нчы йортлар кварталында үтте. Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра. - Бер-беребез белән бик дус яшибез. Ширкәт хезмәткәрләре...
      287
      0
      0
    • 15 июль 2014 - 09:40
      Татарстанның яшьләр лидерлары слеты Азнакайда узды
      11-12 июльдә Азнакайда Татарстанның яшьләр лидерлары - "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчеләре слеты узды. Яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту нияте белән республиканың 15 районнынан һәм башкаладан делегатлар җыелды. Әлеге чараны район башкарма комитеты, яшьләр идарәсе һәм БРЯГның җирле бүлеге оештырды. «Парус»...
      314
      0
      0
    • 15 июль 2014 - 04:33
      Азнакай игенчеләре республикада беренчеләрдән булып уракка төште
      Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгереп килә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакайлылар быел да республикада иң беренчеләрдән булып узган атна ахрында уракка төштеләр. Безнең жирлектә исә уракка стартны Кәримовныкылар бирделәр. - 120 гектар көзге бодайны теземнәргә салдык, 30 гектарын суктырдык. Әлегә гектарыннан 28...
      293
      0
      0
    Реклама