Азнакаево
  • Рус Тат
  • 8 июль 2014 яңалыклары

    • 8 июль 2014 - 12:18
      Азнакайның яңа музей комплексында киләчәктә “Чатыртауда җыен” фестивале уздырылачак
      Азнакай туган якны өйрәнү музее 1999 елда ачыла. Аның фонды гаять бай. Кызганычка каршы, мәйданы кечкенә булу сәбәпле, барлык экспозицияләрне тулы күләмдә ачып салырга мөмкинлек җитми. 2013 елда район җитәкчелеге яңа бина төзү турында карар кабул итте. Булачак музейның урыны да бик отышлы сайланган - Нефтьчеләр урамында яңа социаль һәм...
      259
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 11:52
      Азнакайда Җиңү паркы төзелә
      Хәтер һәрчак сакта. Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салган якташларыбыз, Бөек Җиңүне якынайту өчен көн-төн авыр хезмәт куйган апайлар, арык җилкәләрендә замана йөген күтәргән яшүсмер малай-кызлар, гомер буе "менә кайтыр" диеп ирләрен көтеп яшәгән толлар, улларын югалткан аналар, сугыш ятимнәрен... еллар, гасырлар үтсә дә онытырга хакыбыз юк. БАШКА ФОТОСУРӘТЛӘРНЕ...
      292
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 11:12
      Азнакайда дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесе узачак
      Июль - җиләк-җимеш вакыты гына түгел, табигатьнең үсемлекләргә шифасын өргән чагы да. Азнакаебызда Җиләк бәйрәменең шавы тынырга өлгермәде, "Ак калфак" җәмгыяте бу шимбәдә дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесен үткәрергә алынды. 12 июльдә иртәнге 7 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге яныннан махсус автобуслар Холмовка урманына юл алачак. Көндез биредәге "Алсу" чишмәсе...
      260
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 10:30
      Рөстәм Миңнеханов Азнакай фермерларының эшчәнлеген уңай бәяләде
      Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты катнашында 2014 елның яртыеллыгында агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм урып-җыюны уңышлы уздыру бурычлары буенча Татарстан Республикасының Кыр көне республика семинар-киңәшмәсе узды. Анда Азнакайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты. Рөстәм Миңнеханов әлеге чара барышында күп күрсәткечләр буенча азнакайлыларның эшчәнлеген...
      423
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 09:59
      Азнакай “кышкы вакыт”ка 26 октябрьдә күчәчәк
      Соңгы арада "кышкы вакытны" кайтару-кайтармау турында сүзләр күп куертылды. 1 июль көнне, ниһаять, Россия Дәүләт Думасы депутатлары "кышкы вакыт"ка күчү турында закон кабул итте. Аңа яраклы рәвештә, 26 октябрь көнне 2.00 сәгатьтә Россиянең күпчелек субъектларында сәгать теле бер сәгатькә артка күчерелә. "Җәйге вакыт" дигән төшенчә бетерелә, сәгать телләре дә, сезонга...
      262
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 09:41
      Азнакайның Камышлы авылы егетендә наркотиклар табыла
      Узган атнада район территориясендә тугыз җинаять кылынган. Камышлы авылы фермасыннан әйберләр урлау факты буенча оператив-тикшерү эшләре барышында әлеге авылда яшәүче балигъ булмаган балада киндергә охшаш үсемлек табыла. Эксперт тикшерүе үткәргәндә аның наркотик матдә булуы ачыклана. Бүген әлеге эш, карар кабул итү өчен, тикшерү бүлегенә тапшырылган.
      258
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 08:00
      Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә көне белән котлады
      8 июльдә Гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык азнакайлыларга изге теләкләрен юллый. "Бу - мәхәббәт һәм күңел җылысы белән сугарылган үзенчәлекле бәйрәм. Гаилә - ул тормышыбыз терәге, буыннар чылбыры. Һәр гаиләдә татулык, бер-береңә хөрмәт хөкем сөрсен, балалар куанычы насыйп булсын", - диелә котлауда.
      271
      0
      0
    Реклама