Азнакаево
  • Рус Тат
  • 24 июнь 2014 яңалыклары

    • 24 июнь 2014 - 11:53
      Азнакайда "Чатыр тауда җыен" төрки халыкларның фольклор фестивале узачак (АФИША)
      Дүртенче ел рәттән Азнакайда Чатыртауда җыен үткәрелә. Район күләмендә башланган әлеге чара республика югарылыгына күтәрелеп, быел төбәкара дәрәҗәгә җитте. 27 июньдә мәгърүр Чатыр тавы күрше-тирә төбәкләрдән төрки халыкларның фольклор фестиваленә егермегә якын коллективны җыячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җыены" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китә. 13.00 сәгатьтә...
      289
      0
      0
    • 24 июнь 2014 - 11:52
      Азнакайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлашты
      24 июньдә районда чыгарылыш кичәләре узды. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәм ул. Бу көнне мәктәпләр үзенең 357 укучысын олы тормыш юлына озатты, ә укучылар үзләренең мәктәпләре, сөекле укытучылары, ничә еллар бергә укыган сыйныфташлары белән хушлашты. Мәктәпләрдә тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестатлары алганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар Татарстан мәйданына җыйналды....
      290
      0
      0
    • 24 июнь 2014 - 11:40
      Азнакай районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүгә зур көч куела
      Бүгенге көндә Азнакай районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүгә зур көч куела. 4 мең 900 тонна печән, 17 мең 100 тонна сенаж, 56 тонна яфрак азык хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 4 центнер азык берәмлеге туры килә.
      274
      0
      0
    • 24 июнь 2014 - 11:30
      Узган атнада Азнакайда 17 юл-транспорт вакыйгасы булган
      Эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров Азнакайда оператив хәл белән таныштырды. Күзәтүсез милеккә кул сузу очраклары кимеми, узган атнада барлыгы 11 җинаять кылынган, шуның 8е - урлашу. 17 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 1 кеше зыян күргән.
      280
      0
      0
    • 24 июнь 2014 - 06:53
      Азнакайда Сабантуйлар бу атнада да дәвам итә
      Районыбызда Сабантуйлар бу атнада да дәвам итә. Кичә милли бәйрәм ата-анасыз калган ятим балалар өчен оештырылды. Ә иртәгә Сабан туе мөмкинлекләре чикләнгән азнакайлыларны мәйданга җыячак. Шимбә көнне Карамалы Елга авылында ул кече авыл бәйрәме буларак үтәчәк.
      258
      0
      0
    • 24 июнь 2014 - 06:25
      Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшлиячәк
      25 һәм 26 июньнәрдә 10.00-17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын яклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатларында "кайнар линия" эшлиячәк. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Хәрби комиссариат, "ТР яшь юристлар Советы " төбакара иҗтимагый оешма вәкилләре 8(843) 236-40-62, 236-40-98, 236-40-17 телефоннары аша мәгълүмат бирәчәкләр, бәхәсле ситуацияләрне аңлатачаклар.
      292
      0
      0
    Реклама