Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 июнь 2014 яңалыклары

    • 18 июнь 2014 - 11:54
      Азнакайның авыр атлетлары 4 призлы урын яулады
      Авыр атлетика буенча Бөгелмә шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында Азнакай командасы дүрт призлы урын яулады. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә СССР спорт мастеры - тренер Әҗүәт Миннеханов кул астында шөгыльләнүче Илназ Салихов, Әнсәр Сәфәргалиев, Ильяс Канәфиев, Илнур Вәгыйзов үз авырлык категорияләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
      257
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 11:48
      "Маяк" газетасы Азнакай халкын Әбүнәче көненә чакыра
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 2 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе - 474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән илтеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324 сум). Хәбәр иткәнебезчә,...
      340
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 10:31
      Азнакайга кызу көннәр килергә ашыкмый
      Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да, аязучан болытлы һава саклана. Соңгы көннәр, гомумән алганда, кояшлы һәм аяз булды. Шулай да яңгыр үзен озак көттермәде: бүген кичен явам дип тора. Иртәгә дә көнозын күк йөзен болытлар каплап, явым-төшем туктамаячак. Кояш җомга көнне күренәчәк, ә бу атнада яллар җылы булырга вәгъдә итә, һава...
      283
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 07:59
      Азнакайда шәхси йортта янә янгын чыккан
      Җәйге кызу, җилле көннәрдә янгын куркынычы арта. Узган шимбәдә Азнакай шәһәренең 1 Май урамындагы шәхси йортта янә янгын чыкты, йорт хуҗасына шактый зыян килде. Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге инспекторлары янгынга каршы аеруча режим кертелгән чорда (1 июльгә кадәр) игътибарлы булырга, янгын кагыйдәләрен катгый сакларга чакыра. "Шәхси йорт ишек алларында...
      284
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 05:23
      Азнакайда хәрби өйрәнүләрдә 21 мәктәптән укучылар һәм политехник техникумы студентлары катнашты
      Азнакайның Чемодур авыл биләмәсе җирлегендәге Алферовка авылы янәшәсендә район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф егетләре кыр шартларында хәрби өйрәнүләр үтте. Анда 21 мәктәптән укучылар һәм Лениногорск политехник техникумы филиалыннан 208 студент катнашты. Өйрәнүләрне 31 хәрби хезмәт нигезләрен укытучы, әфган сугышын узган запастагы 5 сержант һәм офицерлар үткәрде.
      285
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 05:03
      Азнакайда шәфкать ияләренең бәйрәм чарасы 20 июнь көненә билгеләнгән
      Һәр елны июнь уртасында медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Районыбызда шәфкать ияләренең бәйрәм чарасы 20 июнь көненә билгеләнгән. Шул уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның барлык медицина хезмәткәрләренә тәбрикләвен юллый һәм аларга авыр, җаваплы, бер үк вакытта абруйлы да, хөрмәтле дә хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, һәрбарчасына сихәтлек, җан тынычлыгы,...
      297
      0
      0
    • 18 июнь 2014 - 04:56
      Азнакайда иң күп көтүлек – Стәрле авылында
      Таң әтәчләре аваз салуга, абзар-курада сыерлар мөгрәгән, чиләкләр шалтыраган тавышлар ишетелә башлый. Уңган хуҗабикәләр пары бөркеп торган сөтләрен салкын сулы ләгәнгә утырткан арада, урамны яңгыратып көтүче чыбыркысы шартлый... Бу - балачак ха-тирәсе... Күптән инде чыбыркы шартлаганын ишеткән дә, кояш офыкка терәлә башлагач, җилемнәреннән сөт тамыза-тамыза сыерлар көтүдән кайтканын карап хозурланган...
      348
      0
      0
    Реклама