Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 июнь 2014 яңалыклары

    • 17 июнь 2014 - 11:46
      Азнакайда 302 яшүсмер эшкә урнаштырылган
      Мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә районыбызда 302 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар иҗтимагый чаралар оештыруда, шәһәрне яшелләндерүдә катнашалар, нефть сәнәгатендә ярдәмче эшче буларак төрле эшләр башкаралар.
      250
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 11:37
      Азнакай авылларында халыктан үзара салым җыю буенча референдумнар үтәчәк
      Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турындагы карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган. Аның нигезендә быел муниципаль...
      313
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 07:37
      Азнакайлылар Белоруссиянең Ивье шәһәре һәм Чиләбе өлкәсе Сабантуйларында катнашты
      Узган атна вакыйгаларга һәм бәйрәмнәргә бай булды. Уразай, Буралы, Октябрь Бүләк, Әгерҗе авылларында Сабантуйлары узды. Шулай ук азнакайлылар зур мәдәни программа белән Белоруссиянең Ивье шәһәренә һәм Чиләбе өлкәсенә бәйрәмгә барды, биредә Сабантуй уздырышты. Дүшәмбе киңәшмәсендә бу хакта чыгыш ясап, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Айдар Шәмсетдинов һәр Расих Шәкүров...
      283
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 06:53
      Азнакайда иртә йөклелек темасына сөйләшү узды
      Яңа туган балаларыннан баш тартучы аналар бар. Гадәттә андый балалар уртак мәхәббәт җимеше түгел, ә очраклы мөнәсәбәтләр аркасында дөньяга килгән була. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре әлеге юнәлештә профилактика буенча программа эшләделәр. Аның кысаларында ведомствоара патронажда торучы әниләр һәм аларның кызлары белән иртә йөклелек һәм балигъ...
      265
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 05:47
      Азнакай-Ютазы юлында машина трактор арбасына бәрелә
      Җәй башында Азнакай-Ютазы юлында ГАЗ-270710 автомобилен йөртүче тизлекне арттырып, куркынычсыз аралыкны саклый алмый һәм алда баручы арбалы МТЗ-80 тракторына бәрелә. Әлеге юл һәлакәтендә ГАЗ-270710 пассажиры (1989 елгы) алган яралардан урында һәлак була. ФОТОЛАРНЫ ПАБЛИКТАН КАРАГЫЗ
      260
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 05:42
      Давыл Азнакайның Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салган
      Көтеп алган яңгырларга куансак та, көчле җил һәм яшенле яңгырлар күңелгә шом сала. Узган атнада чәршәмбе көнне кичен давыл Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салырга өлгерде. МЧСның Азнакай бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча гарасат авылда электрүткәргеч линияләрне өзгән, бер торак йортның түбәсен алып ташлаган, икенче хуҗалыкта койманы җимергән, "Кәримов Ф."...
      307
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 05:30
      Актүбәдә парасабантуй узды
      Зур бәйрәм шаукымы тынырга өлгермәде, Актүбәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пара-Сабантуй уздырылды. Бәйрәмне алып баручы Альмира Галимханова һәм Алсу Шумилова халыкны төрле төсләрдә балкыган мәйданга дәште. Гагарин исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре тантананы ачуга тагын да бер ямь һәм күтәренке рух өстәде. Сабантуйда катнашучыларны бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләде һәм муниципаль...
      241
      0
      0
    • 17 июнь 2014 - 05:10
      Азнакайның кайбер авыл хуҗалыкларында мөмкинлекләр кулдан ычкындырыла
      Бүгенге көндә иң мөһиме - булган печәнне тизрәк җыю. Бер үк вакытта яшел конвейердан нәтиҗәле файдаланып, терлекләрдән күбрәк продукция алу. "Таллы Бүләк" хуҗалыгы басуларында шәфакътан-шәфакъкача кызу эш бара. 700 гектар мәйдандагы күпьеллык үләнне беренче катка чабуны төгәлләп киләләр. Инде җыйнак рулоннарда 100 тоннадан артык яхшы сыйфатлы люцерна, костер печәне хәзерләнеп,...
      299
      0
      0
    Реклама