Азнакаево
  • Рус Тат
  • 2 июнь 2014 яңалыклары

    • 2 июнь 2014 - 12:18
      “Маяк” газетасы Азнакай районы авылларында “Әбүнәче көне” үткәрде
      Белгәнебезчә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә "Маяк" газетасы төрледән-төрле чаралар үткәреп килә. Газетага яздыруга аеруча җаваплы караган, әбүнәчеләр санын елдан-ел арттыра барган почтальоннарны хөрмәтләп, бүләкләр тапшыру редакциянең матур гадәтенә әверелде. Почта таратучылар арасында барган бәйгенең беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнде. Әйтергә кирәк, бүләкләребез дә затлыдан иде шул: 1нче урынга...
      372
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 12:06
      Азнакайда мул уңышка җирлек бар, яңгыр гына кирәк
      Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала. Азнакайның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия шимбә, якшәмбе көнннәрендә хуҗалыкларда басуларны иңләп чыкты. "Союз Агро" ҖЧҖнең Актүбә производство комплексы берләшмәсендә уңышны күтәрүдә заманча технологияләрнең киң кулланылуы күп кенә хаҗалыкларга үрнәк булып тора. Монда төп юнәлеш - чыгымнарны мөмкин...
      249
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 11:44
      Тымытык авылында 500 төп агач утыртылды һәм ветераннар аллеясы ясалды
      Җиңү язын каршы алган көннәрдә Тымытык авылында 500 төп агач утыртылды. Авылдашыбыз Зөфәр Ханипов та Сабантуй мәйданында үзе ясаган бакчада яшь үсентеләр утыртуны оештырды, анда кое какты. Быел бәйрәмдә кунаклар тәмле кое суы эчәчәк. Мәдәният йорты бакчасында бер рәт ветераннар аллеясы барлыкка килде. Авыл яшләре һәйкәл тирәсен каен һәм нарат...
      313
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 11:16
      Афиша: Азнакай Сабан туена республика эстрада йолдызлары килә
      8 нче июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып, капчык, кәлүш киеп, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу,...
      381
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 11:10
      Азнакайда 480 шәхси эшмәкәрнең пенсия фондына 15 миллионнан артык бурычы бар
      Зур бурычы булган эшмәкәрләрдән пенсия фондына взносларын түләтү буенча районыбызда 12 майдан старт алган акция 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә 480 шәхси эшмәкәрнең шундый бурычы бар. Әлеге сумма 15 миллионнан артып китә. Көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнгән бурычлар хакында Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре буенча идарә җитәкчесе Гөлнара...
      236
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 10:49
      Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте
      "Азнакай АФ"ның Митрәй бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. ...Көне дә килеште: алдагы көнне сыер савучылар бәйгесендә хатын-кызларның үзләре кебек үк мөлаем һәм ягымлы булса, бүген исә ир-егетләребездәй көчле, салкын җил исә. Механизаторлар майлыйсын-майлап, җентекләп хәзерлек сызыгына куелган техникаларын кабат энә күзеннән үткәрәләр. Күптән күрмәгән дуслары белән кочаклашып күрешәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Бәйге...
      361
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 10:39
      Танылган азнакайлыларның кайсылары июньдә туган көнен каршылый
      Гаязов Мударис Мунирович депутат районного Совета, директор филиала ОАО «Комбинат школьного питания» «Азнакай соте» 01.06.1952г. Абдуллина Таслия Хазиевна Бывший работник Городского Совета Азнакаевского муниципального района, техничка 02.06.1935г. Мотыйгуллин Наил Фоатович Депутат районного совета, председатель СХПК «Таллы-Буляк» 03.06.1965г. Шаймарданова Гаугар Агляметдиновна Бывший главный редактор газеты «Маяк» 02.06.1954г. 60 лет Садыкова Гульнара...
      513
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 10:08
      Азнакайда яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышлары узды
      Яшь янгын сүндерүче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә, башкаларны да өйрәтергә һәм һәрвакытта да ярдәмгә әзер торырга тиешләр. Азнакай районы мәктәпләрендә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышларында кемнең нинди хәзерлектә булуы чагылыш тапты. Яшь дружиначылар нәкъ чынбарлыктагыча "ут" белән көрәштеләр, зыян күрүчеләрне коткардылар. Алар шулай ук янгынга каршы көрәштә теоретик белемнәрен...
      283
      0
      0
    • 2 июнь 2014 - 09:39
      Азнакайда беренче тапкыр "ползункилар" бәйгесе узды
      Азнакайда беренче тапкыр алты айдан яшь ярымга кадәр балалар өчен бәйге узды. Беренче төркемдә әле тәпи китмәгән балалар шушып ярышса, икенче төркемдә инде "аяклы" чаялар узышты. - Бәйге үткәреләсен балалар бакчасында хәбәр иттеләр һәм җирле радиодан ишеттем. Бик шатланып килдек. Үзенчәлекле бәйрәм килеп чыкты. Аны оештырган Яшьләр үзәгенә рәхмәттән башка...
      290
      0
      0
    Реклама