Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 май 2014 яңалыклары

    • 30 май 2014 - 07:42
      Азнакайның ике тулай торагында яшәүчеләрнең 2,5 млн сумга якын әҗәте җыелган
      Бер танышым бик озак еллар инде тулай торакта яши. Әле беркөн очрашып сөйләшеп тордык: - Күршеләрең яхшы булса, бер яктан караганда торакта күңелле инде, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашасың, үзара киңәшләшәсең, кичләрен бер кухняга җыелып сөйләшә-сөйләшә ашарга пешерәсең. Тик хәзер бөтенләй үзгәрде. Исерекләр, тәртипсез яшәүчеләр күбәйде, "наркоман" дигән ят...
      274
      0
      0
    • 30 май 2014 - 07:27
      Азнакайда Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
      Академик Эдуард Кульпин (сулдан уңга), ТРның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев Күземне бәйләп алып барган булсалар да, барып туктаган урынның Азнакай икәнен шәйләгән булыр идем. Чәнки, әче таңнан дигәндәй, гармун тавышлары бары тик Азнакайда гына яңгырар ул. 24 май көнне дә шулай булды: Мәдәният...
      281
      0
      0
    • 30 май 2014 - 06:25
      Кеше үтереп, базга күмеп куйган егетне 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә
      Бүген урам, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү берәүне дә гаҗәпләндерми. Хәтта ул хатын-кыз яисә әле балалыктан да чыкмаган яшүсмер булса да... Билгеле булганча, соңгы елларда спиртлы эчемлекләрнең хакы шактый кыйммәтләнде. Ләкин бәяләрнең артуы сәрхүшләр саны кимүгә бер дә сәбәп булмады. Таңсылу САНИЕВА - Әти, аракы кыйммәтләнгәч, син азрак эчәрсеңме? -...
      277
      0
      0
    • 30 май 2014 - 06:07
      Азнакай укучылары бу җәйдә дә хезмәт хакы алачаклар
      Җәйге каникул башландымы, күп кенә әти-әниләр үсмер балалары белән ни кылырга белми баш вата. Аларның көн буена өйдә үзләрен генә калдырсаң, компьютердан "төшмиләр", чыгып китеп әллә нинди күңелсезлекләргә тару куркынычы да бар. Мәшгульлек үзәге ел да бу мәсьәләне чишеп, аларга ярдәмгә килә. 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын...
      282
      0
      0
    • 30 май 2014 - 05:48
      Азнакайда сыер савучылар һәм терлекчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
      Сишәмбе көнне "Кәримов Ф. Р" КФХ җәйләве ак ромашкаларга күмелгән ямь-яшел болынны хәтерләтте. Ап-ак халатларын кигән, ак яулыкларын чөеп бәйләгән терлекче ханым һәм туташлар ул көнне сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру техниклары бәйгесенә җыйналган иде. Кәефләре яхшы аларның: - Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Стимул булгач,...
      310
      0
      0
    • 30 май 2014 - 05:28
      Азнакайның балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге начальнигы ата-аналарга балаларны игътибарсыз калдырмаска киңәш итте
      Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәләрдә бик азлар гына хезмәт алып бара аладыр, минемчә. Сизгерлек, әдәплелек, баланы аңлый белү, алар өчен чын дус, кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә булу - әлеге сыйфатлардан башка биредә уңышка ирешеп тә булмый торгандыр. Монда бик еш кына була торган хәвеф-хәтәр дә, кеше гомеренә куркыныч...
      365
      0
      0
    • 30 май 2014 - 05:11
      Азнакайда яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесе узды
      "Татспецтранспорт" җәмгыяте идарә итү компаниясенә караган "Татбуртранс" ҖЧҖ филиалларының яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык конкурсы быел да Азнакай Сабан туе мәйданы янындагы полигонда үтте. Предприятиенең Әлмәт һәм Азнакай филиаллары колонналарыннан әлеге ярышта катнашырга дәгъва белдерүчеләр, елдагыча, башта теориядән имтихан тоттылар, ягъни юл йөрү кагыйдәләре нигезендә төзелгән сорауларга җавап бирделәр....
      272
      0
      0
    • 30 май 2014 - 04:49
      Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан 87 яшьлек Сәгыйдә Мөхәммәтҗанова югалган
      Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан 15 майда 87 яшьлек Мөхәммәтҗанова Сәгыйдә Нигъмәтҗан кызы югалган. Ул тәбәнәгрәк буйлы, ябык гәүдәле, кыска чәчле, бер күз кабагында борчак кадәр миңе бар. Өстендә шәмәхә-зәңгәр чәчәкле күлмәк, куе чия төсендә җылы кофта, башында чәчәкле ак яулык, аягында кәлүш. Хәтерен югалта. Аның кайдалыгын белүче булса, җирле полициягә...
      301
      0
      0
    Реклама