Азнакаево
  • Рус Тат
  • 14 май 2014 яңалыклары

    • 14 май 2014 - 11:22
      Район башлыгы кубогына теннис ярышында “Азнакайнефть” командасы беренчелекне яулады
      Күз яшьләренә төрелгән шатлыклы бөек Җиңү көне - 9 Май бәйрәме алдыннан районда күп кенә ярышлар узды. Анда "Азнакайнефть" идарәсе спортчылары да актив катнашты. 6 майда Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына оештырылган теннис ярышында өч кешедән (аларның берсе - нефтьче-ветеран) торган "Азнакайнефть" идарәсе командасы беренче урынны яулады. 7 май көнне...
      397
      0
      0
    • 14 май 2014 - 10:11
      Азнакайдан армиягә мыек чыгып өлгергән егетләр китте
      Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр. Ә менә егетләребез китте. Үз теләкләре белән, ир-егетлек бурычын үтәргә киттеләр. Әйе, хәрби хезмәткә яше җиткән кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, тел төбендә - "армиягә барам, нәрсә инде ул бер ел!" - дигән сүзләр....
      450
      0
      0
    • 14 май 2014 - 06:00
      "Маяк" газетасына һәм «ТАТМЕДИА»нең башка басмаларына язылыгыз да, iPad отыгыз
      Язылганнарга - Ipad! Газета һәм журналларга язылыгыз да, бүләк отыгыз! Төп бүләкне - Apple iPad 4 Retina (64 GB, Wi-fi, celluar) акция барышында «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына иң күп суммага язылган кеше отачак. Тагын 50 язылучы компания тарафыннан китаплар белән бүләкләнәчәк! Бәйгедә катнашу өчен: «ТАТМЕДИА» ААҖнең газета яки журналларына (өчтән дә...
      451
      0
      0
    • 14 май 2014 - 05:11
      Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды
      Җирлегебездә санитар ике айлык дәвам итә. 15 апрельдән башлап бүгенге көнгәчә байтак эшләр башкарылып, тирә-юнебез чистарып калды. Санитар эшләр, әлбәттә, авыл җирлекләрен дә урап үтмәде. - Авыл урамнарының торышына, чисталыгына карап, биредә нинди халык яшәвен белеп була, - дигән иде узган дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шелтә эләккән...
      402
      0
      0
    • 14 май 2014 - 04:13
      Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте
      Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте. Бүгенге көндә Азнакайда егермегә якын спорт төре үсештә, район һәм шәһәр халкының 32 проценты спорт белән шөгыльләнә. Җирлегебездә спортны үстерүгә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр тартылган спорт төрләрен активлаштыруга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, шайбалы хоккей, милли көрәш, армрестлинг, гер спорты, шорт-трек буенча...
      527
      0
      0
    • 14 май 2014 - 04:09
      Төзекләндерү сәбәпле Әлмәт-Азнакай юлы ябылачак
      "Рус Акташы-Азнакай" - "Әлмәт-Азнакай" автомобиль юллары кисешкән урында боҗра хәрәкәте төзелү сәбәпле, 16 майдан "Әлмәт-Азнакай" юлында автотранспорт хәрәкәте туктатыла. Азнакай шәһәренә керү-чыгу Мәнәвез торак пунктының Үзәк урамы - Буа дамбасы аша башкарыла.
      437
      0
      0
    • 14 май 2014 - 03:21
      Азнакай басуларында карабодайны 1300 гектарда чәчәчәкләр
      Районда иртә язгы культураларны чәчү эшләре тәмамланды. Кайбер сәбәпләр аркасында бераз соңга калган "Агро ТНГСИ" һәм "Союз-Агро" җәмгыятьләрендә дә буразналарга соңгы орлыклар салына. "Мөстәкыймов" ҖЧҖ, "Кәримов Ф.Р" кебек өлгер хуҗалыклар соңгы культураларны да чәчә башладылар. Район буенча 5 мең гектарда кукуруз, 1300 гектарда карабодай чәчәргә кирәк.
      368
      0
      0
    Реклама