Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 май 2014 яңалыклары

    • 12 май 2014 - 13:11
      Азнакайның Чәкән авылында тарихи семинар узачак
      "Үз төбәгеңне киләчәк буыннарга сакла" дип аталган семинар чал тарихлы Чәкән авылында 16 май көнне 13.00 сәгатьтә үтәчәк. Туган ягыбыз кыйммәтләренә, тарихына битараф булмаган һәркемне Мәдәният йорты үзенә дәшә.
      277
      0
      0
    • 12 май 2014 - 12:52
      Азнакайның тагын 3 авылында тыл батырлары һәм сугыш чоры балалары истәлегенә мемориал такталар ачылды
      Җиңү бәйрәмен тантана иткән көннәрдә районыбызның Чалпы авыл җирлегендәге үзәктән читтә булган Камышлы, Ирекле, Баланлы Бүләк авылларында тыл батырлары һәм сугыш чоры балалары истәлегенә мемориал такталар ачу тантаналары узды. Мондый истәлек такталары районыбызның башка күп кенә авылларында да куелды. Шулай ук Әгерҗе авылында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл...
      372
      0
      0
    • 12 май 2014 - 12:41
      Азнакайда җыр белән стройда йөрү бәйгесе Сергей Махонин истәлегенә узды
      Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районыбызның гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында җыр белән стройда йөрү бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Укучыларда патриотик рух тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия мондый чара быел да зур оешканлык белән үтте. Сергей Махонин истәлегенә үткән киеренке бәйгедә Азнакайдагы 2 нче мәктәп (командиры - Илнар Шәфыйгуллин) - беренче, 4...
      366
      0
      0
    • 12 май 2014 - 12:29
      Бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында йорт янды, 39 кеше коткарылды
      12 май - дүшәмбе иртәсендә, шәһәребезнең Нефтьчеләр урамына җәелгән кап-кара төтен пәрдәсе һәркемне сәерсендерде. - Ходаем үзе генә сакласын, янгын, ахрысы, - дип борчылды халык һәм ялгышмады да. Янгынны шул тирәдән күзәтүчеләр аның никадәр куркыныч, аяусыз икәнлеген үз күзләре белән күрделәр: Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы йортның өске дүртенче катына урнашкан...
      369
      0
      0
    • 12 май 2014 - 12:15
      Азнакайда икътисади һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү узачак
      Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау буенча эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 15 майда 10.00-12.00 сәгатьләрдә Азнакай эчке эшләр бүлегендә (Азнакай шәһәре, Сөембикә урамы, 9 нчы йорт, киңәшмәләр залы) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе җитәкчелеге халыкны кабул итә.
      287
      0
      0
    • 12 май 2014 - 10:45
      Азнакайда 12 кеше билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән
      Бу көннәрдә җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Быелның беренче кварталында шәһәрдәге әлеге инспекция аша иректән мәхрүм итмичә хөкем ителгән 174 кеше үткән. Аларның 12се билгеле вазифа биләүдән яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, 19 кеше мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган, 49ы - төзәтү эшләренә, 90 азнакайлы...
      288
      0
      0
    • 12 май 2014 - 07:04
      Актүбә бистәсе халкы наратларны янгыннан саклап калган
      Актүбә бистәсе табигать кочагының бик матур урынында урнашкан. Аны куе урманнар уратып алган, ә тау итәкләрендә салкын сулы көмеш чишмәләр ага. Мондый хозурлыкны күреп, күңел сөенә. Шулай 22 нче апрель көнне бистәбезнең Тукай урамы артындагы наратлыкта янгын чыккан. Тау өстендәге төтенне күреп, Булатов урамында яшәүче Галина Сапогова, Зиннуровлар гаиләләсе һәм...
      273
      0
      0
    • 12 май 2014 - 06:17
      Волейбол буенча ярышларда беренчелекне янгын сүндерүчеләр алды
      Азнакай шәһәренең волейбол федерациясе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап хәрби структура һәм ведомства командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге командасы да көч сынашты. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкләде. Киеренке ярышта беренчелекне 24 нче янгын часте командасы отты. Икенче урында - район...
      242
      0
      0
    • 12 май 2014 - 05:27
      Танылган азнакайлыларның кайсылары майда туган көнен каршылый
      Ханнанов Ильдус Салихович Почетный гражданин г.Азнакаево 01.05.1931г. Хикматов Махасим Миргасимович Почетный гражданин г.Азнакаево 01.05.1939г. 75 лет Гильманов Ренат Галимович Бывший заместитель главы администрации 01.05.1945г. Исламова Флера Яхиевна Бывший Глава Сапеевского сельского поселения 01.05.1949г. 65 лет Зигангиров Борис Нафисович Директор ООО «УК-Журавли» 02.05.1971г. Хайдаров Ренат Салихович Бывший глава Масягутовского сельского поселения...
      364
      0
      0
    Реклама