Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 апрель 2014 яңалыклары

    • 30 апрель 2014 - 07:12
      Азнакай табиблары май бәйрәмнәрендә ничек эшли
      Бәйрәм көннәрендә дә медицина хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, халык сәламәтлеге сагында. Үзәк поликлиника, стоматология бүлеге табиблары пациентларны 2, 3, 10 майда гадәттәге эш көненчә кабул итә.
      321
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 07:01
      Азнакайда “Хәрби антка тугрылык” китабын тәкъдир итү кичәсе узачак
      Истәлекле көннәргә аеруча бай май ае быел тагын да яңа йолалар, чаралар өстәлүе белән хәтерләрдә калачак. Шуларның берсе - әфган, чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбыз батырлыгын чагылдырган Миргазиян Динмөхәммәтов иганәлегендә дөнья күргән "Хәрби антка тугрылык" китабын тәкъдир итү. Кичә 8 май көнне район-шәһәр Мәдәният йортында узачак. Чарага Россия...
      288
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 06:58
      Урманда пешкән шашлык азнакайлыларга кыйммәткә төшәчәк
      Республикабыз территориясендә, шул исәптән Азнакайда да, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде. - Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Халык өчен аның күләме 2-4 мең сум, җаваплы затлар өчен -...
      317
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 06:50
      Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов: "Азнакайда 1945 елның 9 май иртәнсендә басуны кар каплаган иде"
      Ачлы-туклы үскән, кечкенәдән тормыш арбасына җигелгән сугыш чоры балаларына уртак сыйфат: алар чыдам, үҗәт, максатчан. 1932 елда Чалпы авылында туган, икенче сыйныфта укыганда сугыш чыгып, бәдәне дә ныгымаган килеш олылар белән беррәттән басу эшендә йөргән Фәхразый Кәримов та шундыйлар токымыннан. Ул районыбызның горурланырлык җир улы, Социалистик Хезмәт Герое. ...Икешәр ат...
      449
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 06:41
      Азнакайга Шигърият бәйрәменә республика кунаклары килде
      Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, апрель аеның соңгы ункөнлегендә җөмһүриятебездә төрле чаралар гөрләп торды. Республикабызның киң җәмәгатьчелеге Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтте. Һәр елдагыча, башкалабыз Казанда "Шигърият бәйрәме" узды, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды, ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы...
      640
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 06:36
      Азнакай районында бушлай торак булмаячак
      Актүбә эшчеләр бистәсендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү программасын хәл итү буенча чираттагы җыен узды. Муниципаль район, бистә җитәкчелеге мондый очрашуларны даими оештырып, аңлатулар уздырып торса да, тузган торакларда яшәүчеләр белән күченү мәсьәләсен уңай хәл итүдә әлегә кадәр уртак фикергә киленгәне юк әле. Җыенга килүчеләр белән сөйләшүдән күренгәнчә, үзара аңлашмауның...
      298
      0
      0
    • 30 апрель 2014 - 06:13
      Танылган татарстанлыларның кайсылары майда туган көнен каршылый
      Ратникова Римма Атласовна заместитель Председателя Госсовета РТ, председатель Комиссии Госсовета РТ по соблюдению Правил этики депутата Госсовета Республики Татарстан 01.05.1955г. Багманов Хамза Азалович заместитель министра промышленности и торговли Республики Татарстан 01.05.1957г. Кондратьев Андрей Станиславович руководитель Регионального исполнитель-ного комитета Татарстанского регионального отделения Партии "Единая Россия" 01.05.1969г. Сафиуллин Марат Адипович руководитель Управления...
      631
      0
      0
    Реклама