Азнакаево
  • Рус Тат
  • 29 апрель 2014 яңалыклары

    • 29 апрель 2014 - 12:56
      Азнакайда 2 янгын балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә чыккан
      Узган ел районыбызда 42 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларның 12се шәһәр, ә 30ы авыл җирлекләрендә. Янгыннарда 1 кеше вафат булган, 4 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Ике янгын балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә чыккан.
      303
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 12:52
      Азнакайда язгы чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрелә
      Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш бара. Райондашларыбызда аның белән бәйле сораулар да туарга мөмкин. Шул нисбәттән Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтлелек аппараты республика хәрби комиссариаты белән берлектә "кайнар линия" үткәрә. Сорау-мөрәҗәгатьләрне 8 (843) 236-40-62; 236-40-98; 236-40-17 телефоннары аша юллый аласыз.
      323
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 12:49
      Георгий тасмалары Азнакайда 30 апрель һәм 2 май көннәрендә таратылачак
      Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган буынга хөрмәт, туган илебезгә патриотик хисләрне белдергән символик Георгий тасмасын тарату акциясе старт алды. Районның "Яшь гвардия" активистлары, волонтерлар шәһәребез үзәгендә һәр елны райондашларга тасмалар өләшүне оештыра. Быел да акция 30 апрель һәм 2 май көннәрендә дә дәвам итеп, 11.00-12.00 сәгатьләрдә шәһәрнең Җиңү мәйданында таратылачак.
      277
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 11:31
      Узган ел “Азнакай” хәйрия фондына 6 миллион сумнан артык акча кергән
      Район һәм шәһәр Советларының узган утырышында иң беренче көн тәртибе итеп Азнакай муниципаль районы контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимова палатаның 2013 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Ел дәвамында 21 контроль, 58 эксперт-аналитик чаралар уздырылган. Наталья Сәлимова бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Хәйриячелек, иганәчелек - кешелек дөньясының иң...
      257
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 10:55
      Азнакайда хезмәт саклау программасын тормышка ашыру өчен ел саен 2,5 миллион сум акча бирелә
      28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки эш урыннарында бәхетсезлек очраклары кабатланып тора. Агымдагы атна дүшәмбе киңәшмәсенең төп өлеше үзгә узды. Хезмәтне саклау көне уңаеннан анда районның хезмәтне саклау буенча координацион советы рәисе Наҗәт Нәгыймов, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай...
      519
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 10:18
      Азнакайның алдынгы хуҗалыклары 20 процент мәйданда чәчү эшләрен башкарган
      Районыбызда язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 20 процентында (арпаның 40 проценты) орлыклар җир куенына салынган. "Тукай" җәмгыятендә - 100, "Марс" та -93, "Мөстәкыймов" җәмгыятендә 75 процент мәйданда арпа культуралары чәчелгән. Җир өлгермәү сәбәпле, кайбер хуҗалыкларда эш бераз тоткарлана. Районда көзге культуралар һәм күпьеллыкларны тукландыру эшләре тәмамланды.
      347
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 07:10
      Азнакайда Шәфкатьлелек балы узды
      Безнең халык борын-борыннан бер-берсенең хәленә кереп, ярдәм итешеп яшәгән. Азнакай халкы да ата-бабаларыбыздан салынган шушы сыйфатларны саклап, тирә-юньгә игелек орлыклары чәчеп яши. Узган атна ахырында үткән Шәфкатьлелек балы янә бер кат шуңа инандырды. Тарихка чак кына күз салып үтсәк, Әби патша вакытыннан ук киң таралган иганәчелекнең татар буржуазиясенә дә үз...
      290
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 05:34
      Азнакайның Татарстан мәйданындагы фонтан 1 майда эшли башлаячак
      Халкыбыз өчен истәлекле дата булган 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнен тагын да бизәп, Азнакайның Татарстан мәйданындагы төсле-көйле фонтан икенче сезонын эшли башлаячак. Шәһәр халкының - олысының-кечесенең яраткан ял итү урынына гына түгел, Азнакайның визит карточкасына ук әверелгән әлеге могҗизаның музыкаль эшләнешен яңарту да планлаштырыла. ТАГЫН УКЫ: Азнакай...
      289
      0
      0
    Реклама