Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 апрель 2014 яңалыклары

    • 15 апрель 2014 - 12:10
      Азнакайны чүп-чардан арындыруда 1000гә якын кеше катнашкан
      Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә... Таңсылу САНИЕВА Быел да, карлар бераз гына эрүгә, бик күпләр үзләренең йорт тирәләрен, ишегалларын чүптән арындырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Җирлегебездә 11 һәм 12 апрель көннәрендә шаулап-гөрләп...
      267
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 11:58
      104 мигрант Россия гражданлыгы алып, Азнакайда теркәлеп калган
      Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны ике йөздән артык кеше тәшкил итте. Аларның күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар тәшкил итә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы Эльвира Мәрданшина белдерде. 104...
      231
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 11:46
      Азнакай район Советы депутаты халыкны кабул итә
      17 апрельдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай район Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92.
      271
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 11:39
      Азнакайда ир-атлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте
      Җирлегебездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында бик күп спорт чаралары уздырыла. Шимбә көнне Азнакайда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда катнашкан 18 шәһәр һәм район командалары арасында "Татнефть-АзнакайРемСервис" җәмгыяте - беренче, "Азнакайнефть" идарәсе икенче урынны яулады.
      291
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 11:34
      Азнакайда машина йөрүчеләрнең игътибары ялларда кими
      Ни хикмәттер, ялларда тугарылып китәбез, илтифат бетә. Узган җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә (11-13 апрель) юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 8 кеше тоткарланган. 7 юл хәрәкәте бозу очрагы теркәлгән. Документсыз, каеш эләктерми йөрүчеләр дә бар. Һәркемгә гомер бер генә бирелә, җәмәгать, штрафлар да саллы, игътибарлы булыйк,...
      319
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 11:33
      Азнакайда демографик хәл яхшыра
      Статистика соңгы елларда Азнакайда демографик хәлнең яхшыра баруын күрсәтә. Узган ел районыбызда 954 бала туган. Быел да аларның саны шактый булырга охшый. 1 апрельгә 213 сабый дөньяга аваз салган. Ике очракта игезәкләр туган. Икешәр бәхеткә ия аналарның берсе - "Маяк" газетасы редакциясе хезмәткәре Гүзәл Тимбакова булуы белән без бик горурланабыз....
      298
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 05:40
      Азнакайда 3 меңенче ана капиталы сертификаты тапшырылды
      Шушы көннәрдә Азнакай Пенсия фонды идарәсе Гүзәлия һәм Ленар Кәримовларга тантаналы шартларда 3 меңенче ана капиталы сертификатын тапшырды. Бу гаилә өченче балаларын алып кайткан.
      275
      0
      0
    • 15 апрель 2014 - 05:24
      Азнакай халкы флюорографияне вакытлыча Актүбә амбулаториясендә үтәчәк
      Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кайчандыр купшы, яңа булып утырган биналар да, еллар үтү белән туза, ремонт кирәк була башлый. Үзәк сырхауханәнең рентген, маммография, флюорография аппаратлары урнаштырылган бинага да 20 апрельдә капиталь ремонт башлана. Эшләр 20 майга кадәр барыр, дип көтелә. Шунлыктан, флюорографияне вакытлыча Актүбә амбулаториясендә, рентген тикшерүен шәһәрнең Хәсәншина урамы,...
      291
      0
      0
    Реклама