Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 апрель 2014 яңалыклары

    • 10 апрель 2014 - 12:23
      Азнакайда санитар ике айлык башланды
      Һава шартлары начар тору сәбәпле, быел санитар ике айлык бераз тоткарланды. Ниһаять, бүген чистарту эшләре башланды. Азнакай - уртак йортыбыз, аның матурлыгы һәм чисталыгы - һәрберебезнең изге бурычы.
      340
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 07:57
      Азнакайда Мәдәният елын ачу тантанасы узды
      9 апрельдә Азнакай муниципаль районыныда Мәдәният елын ачу тантанасы узды. Анда озак еллар мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куйган ветераннар, шәһәр, авыл мәдәният йортлары, китапханә, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре, язучылар һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы башка тармак вәкилләре чакырылган иде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мәдният хезмәткәрләренә тирән...
      264
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 07:46
      Гер спорты буенча Татарстан беренчелегендә Азнакай командасы икенче урынны яулады
      Зәй шәһәрендә узган гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Азнакайның "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айдар Яббаров, Булат Зарипов, Владислав Едутов, Илья Волков - беренче, Альберт Бәхтиев - икенче, Айнур Гатауллин, Рүзил Гатауллин- өченче, Дамир Хәйсаров дүртенче урыннарны яуладылар. Команда беренчелегендә азнакайлылар - икенче. Тренерлары - халыкара класслы...
      246
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 07:30
      Чалпы авылында “Тормыш кыйблам - Камышлы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
      Күптән түгел Чалпы авыл китапханәсе урта мәктәп һәм сәнгать мәктәбе коллективы белән берлектә шәхси эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына багышлап чыгарган "Тормыш кыйблам - Камышлы" дигән тарихи китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды. Зур бәйрәм төсен алган әлеге кичәдә китапны төзүче Марсель Гарипов, журналист, шушы авыл кияве Ирек Бәдертдинов зур мирасны...
      574
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 07:17
      Азнакай меценатлары белем алган мәктәпләренә ярдәм итә
      Һәрберебезнең җанга якын белем учагы, сөекле укытучысы, онытылмас мәктәп еллары бар. Без бүген дә еш кына хыял канатында шул чакларга - шук чакларга очып кайтып киләбез. Ә мәктәбебез яныннан узганда балачак хәтирәләренә уралабыз. Әмма мәктәпне сагыну гына җитми, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм итү дә кирәк, ул бит безне олы юлга...
      360
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 07:11
      Азнакайда яшәүче Фәтхелбаян Кисаев тугыз елга якын хәрби хезмәттә булган
      Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, фронтовикларның хәтер язлары ныграк яңара. Зур Сукаеш авылында туып үскән Фәтхелбаян Кисаев армиягә 1943 елны алына. Аңа ул чагында әле 16 яшь кенә тулган була. Егет Балтыйк буенда Кинзберг шәһәрендә хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач, авиация училищесын тәмамлап, авиация частендә өлкән автомеханик булып, самолетларга хезмәт күрсәтә....
      322
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 06:49
      Азнакайда 547 күп балалы гаилә җир участогына ия булды
      Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон гамәлгә кергәнгә ике елдан артык вакыт үтте. Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу һәм җир алу тәртибе хакында мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге начальнигы Ләйсән Хәмитова белән әңгәмә кордык. - Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрдән күпме гариза...
      350
      0
      0
    • 10 апрель 2014 - 05:36
      Азнакайның халык саны аз торак пунктларында социаль объектлар ябылмады
      Экономияләүнең төрле юллары бар. Әйтик, электр энергиясе, газ, җылылык чыгымнарын киметүнең иң кулай ысулы ­- халык саны аз торак пунктларында социаль объектларны ябу. Күрше-тирә районннарда кечкенә авылларда мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунтклары, клублар бетерелгәндә дә Азнакайда алар саклап калынды һәм халыкка тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелеп килә. Узган атнаның җомгасында район башкарма комитеты...
      328
      0
      0
    Реклама