Азнакаево
  • Рус Тат
  • 8 апрель 2014 яңалыклары

    • 8 апрель 2014 - 12:10
      Азнакай халкы дүшәмбене зарядка белән каршылады
      Дүшәмбе күпләребез өчен атнаның иң авыр көне санала, чөнки яллардан соң олыларга эшкә, балаларга бакча һәм мәктәпләргә барырга кирәк, өлкәннәребез дә өйдә берүзләре ямансулап кала. Ә агымдагы атнаның дүшәмбесе иң рәхәт дүшәмбе булып истә калыр мөгаен. Иртән иртүк, сәгать җиде тулуга ук Балалар иҗаты үзәге урнашкан бина каршындагы мәйданны тутырып,...
      303
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 11:10
      Әгерже авылында тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына мемориаллар калкачак
      Әгерже авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тиздән тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына да мемориаллар калкачак. Бүгенге көндә исемлекне барлау инде төгәлләнгән. Сугыш афәтен кичкән, аның бар авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән авылдашларга багышлап стендлар, альбомнар эшләнә. Барсы 136 ветеран-пенсионерны берләштергән авылның ветераннар советы һәм җирле...
      337
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 10:55
      Азнакайда салкын тиеп чирләүчеләр саны арткан
      Җепшек һава торышы салкын тиеп чирләү очракларын арттырды. ОРВИ белән авыручылар гыйнвар аенда 110 булса, мартта шундый 336, апрельнең 8 көнендә 105 очрак теркәлгән. Әлеге очракларның 67 проценты балалар өлешенә туры килүе урынлы борчылу тудыра. Грипп белән авыру түбән дәрәҗәдә, белгечләр моны 25 процент халыкның әлеге инфекцяигә каршы прививка ясатуы...
      266
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 10:03
      Азнакайда иң популяр журналистны сайлаячаклар
      Дөнья,ил, кала, районыбыз вакыйгаларына, икенче төрле әйткәндә, ил-көн хәбәрләренә битараф булган бер генә кешене дә табып булмастыр бүген, мөгаен. Шулай булгач, яшәебезне массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Үзебезнең муниципаль районда гына да аларның бар төре дә гөрләп эшләп килә. Һәркемнең үз аудиториясе: кемдер "Маяк" килгәнен түземсезлек белән...
      237
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 07:44
      Азнакайда күп фатирлы йортларны ремонтларга 90 миллион сумга якын акча тотылачак
      Азнакай муниципаль районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндереләчәк. Узган ел исә 26 йортка капиталь ремонт ясалган. Ремонтны финанслау күләме: 90 млн 194 мең сум булган. Шуның 3 млн 609 мең 495 сумын Россия Федерациясе, 26 млн 922 мең 103 сумын Татарстан Республикасы, 18...
      299
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 05:14
      Азнакай халкы “Маяк”ка язылуның биш юлын белә
      Әйе, әйе, хөрмәтле укучыларыбыз, һич ялгышмадык: "Маяк" газетасы алдыруның хәзер юллары күп төрле. Шуның иң борынгысы - газетаны өйгә яки эшкә китереп бирә торган итеп язылу. Моның өчен үзеңә почтага барырга, яки почтальонны өеңә, яки эшеңә чакырырга кирәк. Әгәр инде почта әрҗәләрегезнең ишекләрен каерып, газета-журналларны урламыйлар икән, рәхәтләнеп бу ысулны...
      300
      0
      0
    • 8 апрель 2014 - 04:51
      Маһиәсма Камалиева: “Яшь булсак та, авыр булса да, Җинү өчен тырыштык”
      Дәһшәтле сугыш чорында да, аннары илебезне торгызуда да үзләрен аямый, шәхси вакытлары белән исәпләшми, барлык көч-куәтен бары тик фидакарь хезмәткә багышлаган аксакалларыбызны, хөрмәтле ветераннарыбызны игътибар үзәгендә тоту һәм ихтирамлау - безнең изге бурычыбыз. Алар арасында тугызынчы дистәсен түгәрәкләүчеләр дә аз түгел. Әллә язмыш сынауларында корычтай чыныгу алганга, аларның күбесе бүген...
      438
      0
      0
    Реклама