Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 апрель 2014 яңалыклары

    • 3 апрель 2014 - 07:46
      Азнакайда язгы кыр эшләренә әзер түгел хуҗалыкларны кабат тикшерү дәвам итә
      Язгы чәчүгә хәзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия әгъзалары бу юлы фермер, шәхси җитештерү хуҗалыкларында булдылар, алдагы тикшерүләрдә тәнкыйтьләнгән җирлекләрне дә кабаттан әйләнделәр. - Быел туң юк. Нык кына яңгыр явып, кояш елмайса җир әзер дигән сүз, - ди аксакал, авыл хуҗалыгы ветераны Рудис Сәлахов яшәреп килгән басуларга күз ташлап. Әмма...
      355
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 07:37
      Азнакайның яшь техниклары Казанга мавыктыргыч фән һәм техника йортына сәяхәт белән бүләкләнде
      Мәдәният йортында оештырылган яшь техниклар иҗат күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә районның 13 мәктәбеннән 29 укучы үз эше белән катнашты. Аларның фантазиясе һәм тапкырлыгына чикләр юк иде. Соңгы елларда балалар техник иҗатка күпләп тартыла башлады. Моның өчен районда мөмкинлекләр дә тудырылды: Балалар иҗаты үзәгендә, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр оештырылды, аларга...
      489
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 07:18
      Нәүрүз гүзәле таҗын Әсәйдән Эльза Йосыпова киде
      1 апрельдә шәһәр-район Мәдәният йорты сәхнәсендә берсеннән-берсе матур җиде кыз "Нәүрүз гүзәле-2014" таҗы өчен көрәште. Нәүрүз - күп төрки халыкларның кояш календаре буенча язны һәм яңа елны каршылау бәйрәме. Бу көнне ата-бабаларыбыз яңа елга өметләр баглап, җырлап-биеп, күңел ачып үткәргән, ә иң чибәр, уңган, булдыклы кызга Нәүрүзбикә исеме бирелгән. Изге...
      368
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 07:13
      Азнакай рентгенологы Таһир Гыйниятуллиннан тәмәкене 10 ел элек ташлаган
      Башкалар сәламәтлеге, алай гына да түгел, кайчак гомере өчен җаваплы табибларны без әүлия итеп күрергә күнеккән. Яман гадәтләр дә аларга яттыр төсле. -Тәмәке тартмыйсыздыр? - дип сорыйм рентгенолог Таһир Гыйниятуллиннан, моңа тамчы да шикләнмичә. -Ташлаганга ун еллап бар инде, - ди ул, мине икеләндереп. - Яшь чакта сәламәтлегеңне уйламыйсың бит...
      324
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 07:09
      Азнакайда хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен яңартып җибәрде
      Тиздән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. 1 апрельдән илебездә хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен янәдән яңартып җибәрде. Азнакай комиссариатында да бу көнне зур җанлылык хөкем сөрде. Комиссия үтәргә җыелган егетләр белән гәпләшеп алабыз. Күбесе солдат хезмәтенә әзер булуын әйтә. Әле кайчан гына яшьләр башкачарак карашта, ягъни хәрби хезмәткә бик үк атлыгып...
      315
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 07:04
      Азнакайдан яшь журналист “МедиаПокорение” Бөтенроссия фестивалендә җиңгән
      Яр Чаллыда узган "МедиаПокорение" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Миргалиева "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында иң яхшы материал" номинациясендә җиңү яулады. Ул анда "Маяк" газетасында чыккан "Мин ничек хоккейчы булдым" мәкаләсе белән катнашкан. Әдилә мәктәпнең "Ритм"...
      295
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 06:01
      Азнакай басуларында үсемлекләрне тукландыру эшләре бара
      "Язгы көн ел тукландыра", - диләр. Азнакай районы игенчеләре кыр эшләрен үзвакытында башкару өчен булган барлык мөмкинлекләрне дә файдаланып калырга тырышалар. Кар ачылган басуларда бүген үсемлекләрне тукландыру эшләре бара. Бигрәк тә "Марс", "Союз-Агро" ҖЧҖ хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә. "Азнакай АФ" ҖЧҖдә уҗым культураларын тукландыруда авиация хезмәтеннән файдаланалар.
      278
      0
      0
    • 3 апрель 2014 - 05:51
      Ивье шәһәре җитәкчелегеннән азнакайлыларны тәбрикләп хат килде
      Азнакайны Беларусь респу-бликасының Ивье шәһәре белән тугандаш җепләр бәйли, ике арада күптән инде ныклы элемтәләр урнашты. 2 апрель - Белоруссия һәм Россия халкы бердәмлеге көне уңаеннан, Ивье җитәкчелегеннән, азнакайлыларны тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменә хат килде. "Ике ил халкы дуслыгына ара ераклыгы, ил чикләре дә комачаулык тудыра алмый. Безнең...
      444
      0
      0
    Реклама