Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 март 2014 яңалыклары

    • 31 март 2014 - 13:16
      Марсель Шәйдуллин Азнакайның православие дине вәкилләре белән очрашты
      Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин православие дини вәкилләре белән очрашты. Актүбә чиркәве настоятеле Сергий атакай, Азнакай приходы настоятеле Александр атакай һәм аның ярдәмчесе Алексей Михайлов православныйларны борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Марсель Шәйдуллин районыбызда төрле дин вәкилләренең тату, килешеп яшәвен билгеләп үтте һәм алга таба да бердәм булырга чакырды. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/
      263
      0
      0
    • 31 март 2014 - 13:08
      Азнакай районы үзәк сырхауханәсе республикада иң яхшыларның берсе дип табылды
      Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында янгын куркынычсызлыгы торышы буенча барган "Иң яхшы сырхауханә" бәйгесендә Азнакай районы үзәк сырхауханәсе яхшыларның берсе дип табылды һәм призлы өченче урынга лаек булды. Әйтергә кирәк, бәйгенең таләпләре бик югары булып, районыбыз учреждениесе аларны тиешле дәрәҗәдә үтәве белән комиссиянең игътибарын җәлеп итте.
      481
      0
      0
    • 31 март 2014 - 13:02
      Азнакайда республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла
      Районыбызда республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла. Ул Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать, Азнакай төбәге тарихы һәм мәдәнияте проблемаларына багышланачак. Әлеге уңайдан район хакимиятендә оештыру мәсьәләре буенча киңәшмә узды. Оештыру комитеты галимнәрне һәм белгечләрне докладлар белән анда катнашырга чакыра.
      237
      0
      0
    • 31 март 2014 - 12:56
      Азнакай яшүсмерләре хокуклары һәм бурычлары хакында аралашты
      "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яшүсмерләр белән "Минем хокукым бар" дигән тренинг үтте. Занятие барышында белегчләр аларга хокуклары һәм бурычлары хакында аңлатты, уеннар ярдәмендә аралашу сәләтләрен үстерде. Тренингта 12-17 яшьлек 11 яшүсмер катнашты.
      292
      0
      0
    • 31 март 2014 - 12:52
      Актүбә мәдәният йортында “Сударушка” һәм “Элегия” иҗади хисап тотты
      "Сударушка" вокаль ансамбле һәм "Элегия" бию коллективы халык традицияләрен буыннан-буынга тапшыруда зур өлеш кертә. Юрий Хвалеев һәм Елена Баландина җитәкчелегендәге бу коллективлар шушы көннәрдә Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йортында иҗади хисап тотты. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Актүбәлеләр мәдәният йортындагы түгәрәкләргә яратып йөри, биредә җаннарына ял, ләззәт һәм рухи күтәренкелек...
      271
      0
      0
    • 31 март 2014 - 12:48
      Азнакайның “Соколы” командасы республика чемпионатында беренчелекне яулады
      Азнакайның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика чемпионатында беренчелекне яулады. Узган җомгада шәһәребезнең Боз сараенда аларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге куанычлы вакыйгада Татарстан Республикасының хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Роберт Гайнуллин катнашты. - "Соколы" командасы һәрчак призлы урыннар яулап килә, республикада беренче дүртлектә бара. Районда спортны үстерүгә...
      265
      0
      0
    • 31 март 2014 - 11:26
      Азнакайда сөт җыючы эшмәкәр Артур Мансуров бәяне литры өчен 17 сумнан да төшерми
      Сыерның сөте - акчада Шулай дип яздым да, совет чоры журналистикасын искә төшереп, елмаеп куйдым. Ул заманнарда сыерның сөте - телендә, дип, әй китә идек берәр белгеч яки савымчы исеменнән "тәҗрибә уртаклашып": малны төрләндереп, минералларын өстәп, апарасын җылытып, башагын тәмләндереп һәм тагын әллә нинди "меню"лар кертеп ашатсаң гына, мул продукция...
      313
      0
      0
    • 31 март 2014 - 06:58
      Азнакайда узган республика турнирында абсолют батырны хаҗга юллама белән бүләкләделәр
      Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә милли көрәш буенча уникенче турнир узды. Бәйгедә 16 район һәм шәһәрдән җитмештән артык көрәшче бил алышты. Кеше китә, эзе кала, диләр. Райондашыбыз Әсләм Шакировның эзе аеруча тирән, онытылмаслык булып калды. Көрәшче, гер күтәрү остасы, Россиянең спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт районнары Сабантуйларында...
      283
      0
      0
    Реклама