27 март 2014 яңалыклары
-
Бәяләр артканчы "Маяк"ка язылып калыгыз!
Хәбәр иткәнебезчә, вакытлы матбугатка, шул исәптән "Маяк"ка да язылу 500 сумга җитәчәк. Киләсе яртыеллык өчен март аенда язылганнарга бүгенге бәя сакланачак. Мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз!
-
Татарстанда Мәдәният елын ачу тантанасында Азнакай делегациясе дә катнашты
Башкалабыз Казанда республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды. Бер үк вакытта ул Татарстанда Мәдәният елын тантаналы ачу да булды. Бәйрәмгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләреннән торган Азнакай делегациясе дә чакырулы иде. Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанның бу өлкәдәге казанышларын бәян итеп, эшчәнлеккә...
-
Азнакайда хуҗасыз торакларны ачыклыйлар
Мәгълүм булганча, республикада "Халык инвентаризациясе" акциясе бара. Аның максаты - файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру. Аңа Президентның шәхсән патронажлык итүе мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди куелуын күрсәтә. Массакүләм мәгълумат чаралары, Балалар иҗат үзәгендәге экран һәм башка чыганаклар аша бу хакта район халкына...
-
Азнакайда язгы бозлавыкның беренче корбаннары бар
Яз белән кыш тартышкан, һава торышының тотрыксыз бу мәлендә салкын тиеп авыру очраклары арткан. Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, барлык чакыруларның 25 процентын шулар тәшкил итә. Әлеге чорда хроник авырулар да баш калкыта, аларга каршы сезонлы профилактика үткәрү үз нәтиҗәсен бирә дә бит, әмма бөтен кеше дә сәламәтлеген тиешенчә кайгыртмый...
-
Азнакайда “Парклар маршы” акциясе старт алды
Татарстанда "Парклар маршы" акциясе старт алды. Анда районыбызның "Чатыр-Тау" дәүләт заказнигы да катнаша. Экологик культураны күтәрү максатларында ул балалар арасында фотосүрәтләр, рәсем һәм әдәби бәйге үткәрә. Табигатьне саклауга багышланган эшләрне 30 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны сайтыбызның бу битендә укый аласыз.
-
Азнакайда Нәүрүзне каршы алачаклар
"Нәүрүз гүзәле" бәйгесе халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы күркәм бәйрәмгә әверелде. 1 апрельдә Мәдәният йортында әлеге бәйге жыр-моң, конкурсант кызларның танылган сәхнә осталары белән чыгышы, көлке-тамаша белән үрелеп барачак. Тамашачыларны кызыклы бүләкләр дә көтә. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
1 апрелдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакайда Татарстанның һәм Россиянең иң көчле көрәшчеләре бил алышачак
Россия спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә ел да милли көрәш буенча турнир оештырыла. Быел да 29 мартта 10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында узачак чемпионатта республиканың һәм илнең иң көчле көрәшчеләре бил алышачак. 2012 нче елгы турнир турында монда укыгыз. Фото редакциянеке