Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 март 2014 яңалыклары

    • 19 март 2014 - 09:49
      Әлмәттә Азнакай якташлары очрашуы узачак
      Азнакайлылар, кайда гына яшәмәсен, үз тамырларын онытмыйлар, туган яклары белән багланышларын өзмиләр. Узган ел якташлары очрашуы Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә узды. Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда да шундый матур очрашу көтелә. Ул авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып, халык һәм сәнәгать эшләнмәләре күргәзмәсе, "Нәүрүз" бәйрәме белән үреләчәк һәм кичен...
      263
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:41
      Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия яңа номинантлар көтә
      Азнакай ул - илһамлы, иҗади як. Әдәби һәм мәдәни уңышларга ирешкән якташларыбызның хезмәтен бәяләү йөзеннән аларга Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия тапшыру районда матур традициягә әверелде. Быел да ул әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика, сәнгать (музыка, театр, хореография, рәсем), иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча биреләчәк. Кандидатларның тәкъдирнамәләре "Маяк" газетасы редакциясендә...
      275
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:25
      “Без барысын да булдырабыз!” республика бәйгесендә азнакайлылар икенче урынны яуладылар
      Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Яр Чаллыда узыдырылган "Без барысын да булдырабыз!" республика конкурсында "Вокал-соло" номинациясе буенча - Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең "Сандугач" кашыкчылар ансамбле һәм Азамат Миргалиев, "Хореография" номинациясе буенча Җәмилә Әхмәтгалиева һәм Эльвина Фазуллина икенче урынны яуладылар. Быел бәйгедә республиканың төрле районнарыннан барлыгы 133 концерт номеры тәкъдим ителде....
      244
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:18
      Азнакай укучылары якташ язучылар белән танышты
      Туган якны өйрәнү музеенда "Шигырьләрдә туган як моңы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Анда шәһәребезнең 6, 7, 8 нче мәктәп укучылары шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Ильмира Сәлахова, Халидә Галимова, язучы һәм тарихчы Мирсәй Гариф белән очрашты, аларның иҗатлары белән таныштылар.
      407
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:14
      Азнакайда театр атналыгы бара
      Халыкара театр көне уңаеннан Азнакайда театр атналыгы бара. Бу сишәмбедә Мәдәният йортында сукаешлылар "Әбиләргә ни җитми" спектаклен күрсәтте. 21 мартта Тымытык театр коллективы "Җәмиләнең җенләнүе" әсәрен тәкъдим итәчәк. Атналыкны 26 мартта Азнакай халык театры "Гөргери кияүләре" спектакле белән тәмамлый.
      320
      0
      0
    • 19 март 2014 - 07:40
      Азнакай спортчылары бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катшашачак
      Бөгелмәдә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче этабы узды. Анда Кәкре-Елга мәктәбе укучыларыннан (тренерлары - Ринат Сафин) һәм "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчыларыннан торган команда катнашып, уңышларга иреште. Беренче өчлеккә кергәннәр май аенда узачак финал уеннарында катнашачак.
      247
      0
      0
    Реклама