Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 март 2014 яңалыклары

    • 11 март 2014 - 11:02
      Азнакайда Равил Абушаев һәм Алевтина Сбоеваның иҗат күргәзмәсе эшли
      Безнең ветераннарны күрше районнар белән ныклы дуслык бәйли. Бу көннәрдә Азнакай Мәдәният йортының икенче катындагы фойесында Әлмәт пенсионерлары, фотограф Равил Абушаев һәм рәссам Алевтина Сбоеваның иҗат күргәзмәсе эшли. 140 лап фотодан һәм төрле техника белән башкарылган сигез картинадан торучы бу күргәзмә Азнакай район ветераннар советы чакыруы буенча килде.
      304
      0
      0
    • 11 март 2014 - 10:49
      Азнакайда исерек шоферлар 30 мең сум штрафка тартылды
      Узган ел гамәлгә кертелгән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык азнакайлылар тарафыннан да хупланды, кагыйдәләр үтәлә, дип әйтә алмыйбыз әле. Гәрчә, аларны бозучыларга штраф-таләпләр шактый саллы булса да. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә җәза кырысланды, шуңа карамастан, мондый очраклар еш булгалый. Гыйнвар аенда җәмгыяви судьялар тарафыннан каралган шундый...
      342
      0
      0
    • 11 март 2014 - 10:22
      Әгер авылы мәдәният йортына 100 мең сумлык сертификат тапшырылды
      - Нишләп бу әбиләр кечкенә буйлы икән? дип аптырап торасыңмы әллә кызым, - дип җиңемнән тартып куйды орчык буйлы бер апа. Миңнур апа Гәрәева икән. - Әгерлеләр тырыш халык ул, эш басканга бәлки шулай кечкенә буйлы калганбыздыр инде. Гомерем буе мал карадым, өрлектәй өч ул үстердек. Авылыбызга уты, суы, газы...
      463
      0
      0
    • 11 март 2014 - 09:36
      Азнакайдан Зилә Зарипова “Дулкыннар” IX республика бәйгесендә җиңгән
      Җирлегебездә балаларның сәләтен ачу, аны тагын да үстерү төп максатларның берсе итеп куелган. Район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килгән "Тылсым" балалар театр студиясе дә шул максатны күздә тотып ачылган иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова яшь буынны мәдәният, сәнгатьтә танытуда конкурс-бәйгеләрдән отышлы файдалана. Әле шушы көннәрдә генә "Дулкыннар" IX...
      282
      0
      0
    • 11 март 2014 - 09:30
      Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләрне хөрмәтләделәр
      Газиз улларын әфган һәм чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда югалткан әниләргә, сугыш афәтен кичеп кайтып та, ул салган тән һәм җан яраларыннан вафат булган ир-егетләребезнең тол калган җәмәгатьләренә аеруча игътибар, кайгыртучынлык яши җирлегебездә. Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда очрашулар, кичәләр әледән-әле үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә дә...
      354
      0
      0
    • 11 март 2014 - 05:23
      Cмотр-конкурста гран-прины Сукаеш мәдәният йорты яулады
      Авыл үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурста быел гран-прины Сукаеш мәдәният йорты яулады. Мәдәният елы һәм Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге бәйге тагын бер кат Азнакай районының талантларга бай икәнен раслады. Әсәйнең фольклор, Ирекле, Урсай, Кәкре Елга, Сәпәйнең вокаль һәм гармунчылар ансамбльләре, Тымытыкның ветераннар хоры, Балтачның театр, Сукаешның "Наз"...
      427
      0
      0
    • 11 март 2014 - 04:57
      Азнакайда язгы кыр эшләренә хәзерлекне тикшерүгә юнәлдерелгән семинар узды
      Азнакайда шәхси эшмәкәр "И.Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыгы"нда (Әсәй авылы) районның агросәнәгать предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашасы техника, аңа тагылма кораллар һәм орлык материалларын хәзерләүнең торышын ачыклауга һәм бу эшләрне тизләтүгә юнәлдерелгән семинар уздырылды. Мондый киңәшмәнең өченче ел рәттән инде биредә үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки хуҗалык быел да расланган графикны...
      335
      0
      0
    • 11 март 2014 - 04:51
      Азнакайда лицейчылар балы узды
      Әле кайчан гына гимназистлар балы гөрләп узган иде. Әлеге матур башлангычны шәһәребезнең 4 нче лицее дәвам итте. Мондый балларны укучылар әдәбият дәреслекләреннән укып һәм кинолардан гына күреп беләләр. Менә бүген үзләре купшыланып, ерак чорларга әйләнеп кайткан кебек булдылар. -Без бу балга бик дулкынланып әзерләндек. Дәрестән соң биюләр өйрәндек. Барлыгы 60...
      340
      0
      0
    Реклама