Азнакаево
  • Рус Тат
  • 5 март 2014 яңалыклары

    • 5 март 2014 - 11:44
      Азнакай балалары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финалына чыкты
      "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең Әлмәт шәһәрендә узган зона турында районыбыз балалары призлы урын яулады. Мәдәният йортында Альбина Берсенева кулы астында шөгыльләнүче 7 яшьлек Рания Мөбарәкшина, Ралина Фәсәхова һәм 6 яшьлек Дәүләт Закирҗанов "Конферансье" номинациясендә финалга чыкты. Алар беренче тапкыр гына мондый зур бәйгедә катнашсалар да, һич каушамадылар, район данын лаеклы якладылар.
      285
      0
      0
    • 5 март 2014 - 10:36
      Актүбә бистәсендә балаларын машинада махсус кәнәфигә биш әтинең берсе генә утырта
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Гринин менә берничә ел инде Актүбә бистәсендәге безнең 5 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул чираттагы ата-аналар җыелышында да катнашты һәм "Сабый. Юл. Куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады. Районда балалар травматизмының торышы белән таныштырды, сабыйлар...
      293
      0
      0
    • 5 март 2014 - 10:08
      Азнакай пенсионерлары поликлиникадагы процедура бүлмәсен беренче катка төшерүне тели
      - Азнакай район үзәк поликлиникасына еш барырга туры килә. Менә шунда кан анализлары биргәндә өске катка менүләре һай яман, аягы белән җәфаланган олы яшьтәге кешегә бигрәк тә, - дип зарлана тыл ветераны Г.Шәйхәйдаров һәм: "Ул лабораторияләрне беренче катка төшереп булмый микән? Бер дә хәл итмәслек мәсьәлә түгелдер ич бу?" -...
      295
      0
      0
    • 5 март 2014 - 09:38
      Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда сингапур алымына өйрәнделәр
      "Өстенлекле мәктәпләр" программасына кергән Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда лидерлык сыйфатларын үстерү буенча укулар узды. Аны Сингапурның Educare компаниясе тренеры Ванчин Хенг үткәрде. Укытучылар үзләрен укучылар урынына куеп карады: төркемнәргә яки парларга бүленеп, парта артына утырдылар, биремнәргә җаваплар яздылар, алар буенча үзара фикер алыштылар. Ә инглиз теле укытучылары Роза Кәримова...
      267
      0
      0
    • 5 март 2014 - 08:01
      Азнакай укучылары татар теле буенча республика олимпиадасында җиңү яулады
      Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Хисаметдинова (укытучысы - Римма Тинбакова) һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рузилә Вәлиуллина (Фәридә Шәйхелисламова), Җиңү бистәсенең 9 нчы сыйныфы укучысы Марина Арутюнян (Миләүшә Шәйхулова) җиңү яулады. 8 нче...
      320
      0
      0
    • 5 март 2014 - 07:53
      “Марс” җәмгыяте җитәкчелеге пайчылар мәнфәгатен кайгырта
      Дистә елга якын инде берсен-берсе әледән-әле алыштырып килгән уңайсыз табигать шартлары да, икътисади тетрәнүләр дә "Марс" җәмгыятенең тотрыклылыгына йогынты ясый алмый. Ул океанның томырылып килгән давыл-штормнарын санламыйча үз курсы белән алга баруын белгән хәрби корабны хәтерләтә... Әллә халкы тырыш, әллә өч дистә елга бер генә алышына торган җитәкчеләре шундый уңган-булганга...
      292
      0
      0
    • 5 март 2014 - 07:07
      Азнакайдан 11 мең 350 куб метр кар төяп чыгарылды
      Табигать үзенекен итә: кояш нурлары җиргә туры карый, җиһанга яз исе иңә башлады. Тиздән кары да эрер. Вакытында чарасын күрмәсәң, урамнарны, аларга якын урнашкан торак йорт подвалларын су басар. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, соңгы бер атнада гына да шәһәр эченнән һәм аның үзәк урамыннан махсус җыю урынына 11...
      299
      0
      0
    • 5 март 2014 - 03:37
      Азнакайда 80 ятимне торак белән тәэмин итәсе бар
      Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, март аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Узган айдагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы...
      369
      0
      0
    • 5 март 2014 - 02:21
      Азнакай район электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе итеп Айдар Шәрәфиев билгеләнде
      Азнакай район электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе итеп Айдар Әдип улы Шәрәфиев билгеләнде. Ул 1975 елда туган, югары белемле, 2006 елдан әлеге предприятие начальнигы урынбасары булып эшләгән.
      296
      0
      0
    Реклама