Азнакаево
  • Рус Тат
  • 26 февраль 2014 яңалыклары

    • 26 февраль 2014 - 12:18
      Азнакай мәктәпләрендә узачак Бердәм дәүләт имтиханнарының көннәре билгеләнде
      Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы гына айлар калып бара. Ә менә аларны тапшыруга гаризалар кабул итү вакыты 1 мартта чыга. Быел имтиханнар бирү тәртибендәге үзгәрешләрне аңлатуны сорап без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек. - Быел 11 нче сыйныфлар мәҗбүри ике фәннән - математика һәм рус теленнән имтихан тапшыра....
      296
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 12:10
      Актүбә бистәсе кешесе икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды
      Тормыш сабаклары бернигә дә өйрәтми торган кешеләр бар, алар кат-кат бер үк тырмага басып, маң­гайларын бәрәләр. Ел ярым вакыт эчендә Актүбә бистәсендә яшәүче бер яшь кеше икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды. Узган елның октябрь кичендә «Витязь» шәхси сак предприятиесенең Азнакай бүлегеннән хәвеф­ле хәбәр килә: Әгерҗе авылыннан 5 км ераклыкта...
      274
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 11:47
      “Чалпы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте әҗәтләрдән банкротлыкка чыгып кына котыла алмаячак
      Әлеге авыл җирлеге районда иң зур биләмәләрнең берсе. Бүгенге көндә ул дүрт торак пунктын (Чалпы, Ирекле, Камышлы, Баланлы Бүләк) берләштерә. Районга Социалистик Хезмәт Герое, бик күп танылган хезмәт алдынгылары, Бөек Ватан, әфган, чечен сугышларында батырлыклар күрсәткән лачын егетләр, күпсанлы мәшһүр шәхесләр биргән төбәк бу. Бүгенге көне нинди соң аның? Чалпылыларның...
      318
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 07:49
      Азнакайда Ринат Рәхмәтуллиның хәйрия концерты узды
      Азнакайда Ринат Рәхмәтуллиның хәйрия концерты узды. Чара Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге ярдәмендә, социаль яклу бүлеге һәм «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте теләктәшлегендә узды. Концертка шәһәр һәм район предприятие ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде. Ринат Рәхмәтуллин...
      338
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 07:02
      Азнакайга пауэрлифтинг буенча Россия чемпионнарының да килүе көтелә
      Азнакай шәһәрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә спорт чаралары, аның кышкы төре буенча да, спортзалларда да ярышлар әледән-әле үтеп тора. Март башында һәр елны күренекле райондашларыбыз, күп кенә спортчыларыбызның шәкертләре булган Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә милли көрәш бәйгеләре үткәрү матур гадәткә керде. Өлкәннәр һәм яшьләр арасында оештырылучы әлеге...
      289
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 06:05
      “Маяк” Азнакай халкын Әбүнәче көненә чакыра
      «Маяк» газетасы редакциясе 27 февраль көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләре белән язылып калырга ашыгыгыз! Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә ия булачак.
      330
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 05:27
      Мәҗбүри медицина иминияте полислары Азнакайда план буенча бирелә
      515 Узган елдан бирле халык арасында иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары тиздән гамәлдән чыгачак дигән сүз йөри. Тиз ышанучан авыл халкы иминият полисларын бердәм үрнәктәге яңа документка алыштырырга ашыга. Нәтиҗәдә кирәкмәгән ыгы-зыгы туа, полислар бирү пунктларында озын чиратлар барлыкка килә. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без республиканың Азнакай районындагы «АК...
      383
      0
      0
    • 26 февраль 2014 - 05:19
      Азнакай юллары норматив торыштан ерак
      Быел кышкы юллар җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә сынарга өлгерде инде. Соңгы вакытта һава торышының җылытып, аннан кисәк кенә салкынайтып җибәрүе аркасында юлларда бозлавык, һәр яңа яуган кардан соң колеялар хасил булды. Әлеге мөһим мәсьәлә атналык дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде. - Юлларда һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Буран булган көннәрдә таңнан торып...
      298
      0
      0
    Реклама