Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 февраль 2014 яңалыклары

    • 21 февраль 2014 - 14:31
      Азнакайның "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне узы
      Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне узы. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнашты. Җырладылар, милли биюләр башкардылар, тел турында мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр. Олимпия символы булган куянкай балаларны кызыклы уеннар уйнатты, бигрәк тә "Түбәтәй" татар халык уены күңелләренә хуш килде. Чара ахырында халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел"...
      457
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 11:34
      “Маяк” Азнакай халкын Әбүнәче көненә чакыра
      «Маяк» газетасы редакциясе 27 февраль көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләре белән язылып калырга ашыгыгыз! Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә ия булачак.
      347
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 10:30
      "Азнакайнефть"операторларны GPS навигация системасы белән тәэмин итте
      Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2013 елда хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә эш йомгаклары һәм 2014 елга куелган бурычлар буенча еллык конференциясе узды. Анда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең сәнәгый хәвефсезлек начальнигы урынбасары Рәфыйк Минаҗев, барлык цех һәм бүлек җитәкчеләре, урыннарда хезмәт куркынычсызлыгына күзәтчелек итүчеләр һәм җаваплылар, профсоюз лидерлары...
      266
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 09:25
      Азнакайда малайлар күбрәк туган
      Яңа туган сабый гаиләгә шатлык һәм бәхет алып килә. Шул кечкенә могҗизага күпме наз, мәхәббәт һәм яшәү мәгънәсе сыйган! Гаилә кыйммәтләрен саклау максатларында районда икенче ел рәттән яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә. Быел аның Гашыйклар көненә - 14 февральгә туры килүе дә юкка түгел. 2014 елның яңа туган 14...
      309
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 07:22
      24 нче февральдә Азнакай халкы эшкә чыгачак
      Быел якшәмбегә туры килгән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә тиешле өстәмә ял 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге бәйрәменә күчерелә. Ә менә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ил халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март - өстәмә ял көне булып санала. 1...
      278
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 07:11
      Халык контроле: азнакайлылар чүпне өйдән чыгармый
      Сүз дә юк, власть башындагылар белән халык арасында аралашу, аңлашу булганда ике якка да отышлы. Беренчедән, үпкә-канәгатьсезлеккә урын калмый, икенчедән, гозерләр үтәлеше шул ук тормыш-көнкүрештә дә уңай чагылышын таба, "чүп" тә "өйдән" чыкмый, урында, вакытында тәртип салына. Әлбәттә, бу ике як элемтәсе, нигездә, район җитәкчелегенә юлланган мөрәҗәгатьләр, алар белән очрашулар...
      290
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 06:30
      Азнакайда яшь уйлап табучылар арасында техник иҗат эшләре күргәзмә-конкурсы уза
      Бүгенге көндә балаларны техник иҗатка тарту мөһим бурычларның берсе булып тора. Әлеге максатларда мәгариф идарәсе, Балалар иҗаты үзәге һәм "Нефтемаш" заводы 7-18 яшьлек рационализаторлар һәм уйлап табучылар арасында техник иҗат эшләре күргәзмә-конкурсы оештырды. Аның беренче этабы инде мәктәпләрдә бара. Агачтан уеп әйберләр ясарга, хәрәкәтләнүче модельләр, макетлар, электрон уенчыклар уйлап табарга...
      344
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 06:04
      Азнакай нефтьчеләре XXVII кышкы спартакиадада өченче урынны яулады
      Бөтен дөньяны Олимпия уеннары шаулатканда, спортны яратканнар үзләре дә чаңгы-тимераякка баса яки спорт залларында ешрак шөгыльләнә башлый. Ә менә "Татнефть" ААҖндә әлеге вакытта XXVII кышкы спартакиада уеннары бара. Шушы көннәрдә компаниянең идарә һәм подразделение командалары арасында "Елховнефть"нең "ЯН" тау чаңгысы комплексында чаңгычылар һәм сноубордчылар арасында ярышлар булып узды. Анда барлыгы...
      303
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 05:37
      Азнакай авылларында кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итәләр
      Кай­сы һөнәр ях­шы­рак? Мәктәп бу­са­га­сын ат­лап чы­гар­га тор­ган һәр уку­чы үз-үзенә шун­дый со­рау бирә­дер. Алар­га дө­рес юл­ны сай­лар­га уку урын­на­ры яр­минкә­се ярдәм итә. Бы­ел мәш­гуль­лек үзә­ге аны 19 фев­ральдә Ле­ни­но­горск по­ли­тех­ник көл­ли­я­те­нең Аз­на­кай фи­ли­а­лы би­на­сын­да оеш­тыр­ды. Авыл һәм шәһәр мәктәплә­ре­нең 9 нчы, 11 нче сый­ныф уку­чы­ла­рын фо­йе­да көл­ли­ят үз күргәзмә­се...
      385
      0
      0
    Реклама