Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 февраль 2014 яңалыклары

    • 18 февраль 2014 - 12:15
      Азнакайда яңа туган 14 сабыйны хөрмәтләү тантанасы узды
      ЗАГС бүлегендә яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы традициягә керде. 2013 елда 13 бала хөрмәтләнсә, 2014 елда туган 14 балага һәм аның әти-әнисенә 14 февральдә шундый бәхет елмайды. Әлеге чара турында тулырак язма газетабызның киләсе санында урын алачак. Гомумән алганда, гыйнвар аенда районда 62 бала туган. Шуның 34е - малай, 28е...
      519
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 11:51
      Азнакайда чаңгы ярышлары 22 февральдә узачак
      Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. 22 февральдә шәһәрнең чаңгы базасында Азнакай һәм район предприятие, оешма, учреждениеләре командалары арасында чаңгы ярышлары үтәчәк. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/
      269
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 07:56
      Азнакай яшьләреннең кышкы спартакиадасы Кәкре Елгада узачак
      Муниипаль район яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Моңа кадәр ике ел рәттән ул Тымытык, Әсәйдә үтте һәм авыл спортчыларының яраткан көч сынашу бәйгесенә әверелде. Яшьләрнең кышкы III спартакиадасы быел 23 февраль көнне Кәкре Елгада узачак. Спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше,...
      448
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 07:51
      Азнакай халкы түбәләрдә минутлап үсүче боз сөңгеләренең башка төшеп имгәтүеннән курка
      Аномаль, моңа кадәр күрелмәгән һава торышы дип сөйләргә, язарга хирысланып китсәк тә, безнең якларда берничә ел саен кабатланып торган мондый табигать шаяртуы гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек инде. Кыш уртасындагы карлы яңгыры, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыгы, кар көртләре белән дә бүген беркемне гаҗәпләндерә алмассың. Ә шулай да күңел...
      277
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 07:29
      Азнакайда заманча яктырткычлар куелачак
      Авыл торак пунктларындагы урам утларын яңадан торгызу буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан, Азнакай муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә акча күчерелде. Бу суммага авыл җирлекләренә караган 19 торак пункты, Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендәге урамнарга энергия саклаучы лампочкалары һәм яктылык режимы буенча эшләүче релеләре булган заманча яктырткычлар куелачак.
      311
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 07:06
      Россия Кубогының III этабында Азнакай автоузышчылары өченче булды
      Узган ял көннәрендә Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, Татарстан Республикасы Чемпионатының II этабында ("Милли" һәм "Берләштерелгән" төркемнәрендә) тәҗрибәле пилотлар да, дебютантлар да катнашты. Автоузышларның бер үзенчәлеге аның әфганстан җирлегеннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылуы булды. Анда Мәскәү, Тольятти, Самара, Пушкино, Казан,...
      320
      0
      0
    Реклама