Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 февраль 2014 яңалыклары

    • 11 февраль 2014 - 14:24
      Еллык хисап җыелышлары Азнакайның 23 авыл җирлегендә үтте
      Азнакай муниципаль районының муниципаль берәмлекләрендә еллык хисап җыелышлары төгәлләнеп килә. Алар 23 авыл җирлегендә үтте инде. Актүбә вәкаләпле органында, Тымытык, Чалпы, Микулино авылларында ул якын көннәрдә уздырылачак. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/
      277
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 14:22
      Educare тренеры миссис Лан Чен Азнакайда тренинг үткәрде
      "Өстенлекле мәктәпләр" программасына кергән Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда дүшәмбе көнне лидерлык сыйфатларын үстерү буенча укулар узды. Аны Сингапурның Educare компаниясе тренеры миссис Лан Чен үткәрде.
      254
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 14:19
      “Ел хатын-кызы-2014” бәйгесендә азнакайлылар җиңү яулады
      "Ел хатын-кызы-2014" бәйгесенең Әлмәттә узган зона турында районыбыздан 9 гүзәл зат катнашты. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә - Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фирдәүс Әхмәтгалиева, "Лидер" номинациясендә - мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина, "Өченче буын героинясы" номинациясендә хезмәт ветераны Лена Гыймаева җиңү яулады. Сигез район арасыннан жюри азнакайлыларның әзерлегенә югары бәя...
      265
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 13:17
      Азнакайдан Нәсимә Фазлыева Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм үзәге дипломына ия булды
      Редакция хезмәткәрләренең эше әледән-әле төрле ведомстволар тарафыннан югары бәяләнә. Шушы көннәрдә без тагын бер шатлыклы хәбәр алдык: хезмәттәшебез, "Маяк" газетасының бүлек мөдире Нәсимә Фазлыева газета битләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча дәүләт программаларын яктыртканы һәм район җирлегендә эшмәкәрлекне үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге...
      282
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:46
      Азнакайның инвалидлар җәмгыяте карамагында 4 цех исәпләнә
      Районыбызның инвалидлар җәмгыяте актив иҗтимагый тормыш белән яши. Җәмгыять карамагында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче дүрт цех исәпләнә. Аларда инвалидлар аяк киеме төзәтү, күмү йоласы өчен кирәк-яраклар әзерләү, җиһазлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Шулай ук чәчтарашханә дә эшли. Инвалидларга хезмәт күрсәтүдә ташламалар каралган. Бөек Ватан сугышы ветераннары чәчтарашханәдән бушлай файдалана.
      231
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:44
      12 февраль көнне Азнакайның “Кара лалә” һәйкәле янында митинг узачак
      Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 25 ел тула. Шул уңайдан 12 февраль көнне шәһәребезнең әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янында митинг үткәрелә. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында хәрби хезмәтләрен чит җирләрдә үтәгән ир-егетләребезгә, алар батырлыгына багышлап кичә үткәрелә....
      276
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:31
      Азнакайда кызу кыш: Мәндәй авылында шәхси йорт янган
      Электр үткәргеченең кыска ялганышы сәбәпле, 7 февраль көнне Мәндәй авылындагы шәхси йортта янгын чыкты. Бу турыда хәбәр алыну белән 87 нче янгын частеның дежур кизүе, Чалпы авылы янгын сүндерүчеләре тревога буенча күтәрелде. Алар килеп җиткәнче, Чубар Абдулның ирекле янгын сүндерүчеләре, җирле халык утның башка төзелешләргә күчүен тоткарлап торды. Авыл биләмәсендәге...
      276
      0
      0
    Реклама