Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 февраль 2014 яңалыклары

    • 4 февраль 2014 - 12:57
      Азнакайда жылытачак, шулай да февраль көйсез булачак
      Бу атнада Азнакайда болытлы һава көтелә. Урыны белән аязучан. Февраль халыкны җылы көннәре белән куандырачак. Бүген һава 17 градус суык, урыны белән -20 градус. Ялларга тагын да җылытачак: шимбә -11 градус булса, якшәмбе -7 көтелә. 11 февральдә температура нульгә якын булачак, кар явачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килүе ихтимал,...
      263
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 12:13
      Азнакай районының Илбәк авылы икенче сулышы белән яши
      Заманында әлеге җирлектә хуҗалык иткән, үзенең агросәнәгать үсеше, яңа төзелешләре белән дан тоткан "Янтарь" совхозы таркалганнан соң берара торгынлыкка дучар ителгән Илбәк авылы бүген үзенең икенче сулышын ала, икътисади һәм социаль тотрыклылыкка йөз тота. Моның шулай икәнлеге җирлек башлыгы Мөнирә Абдулвәлиеваның еллык хисап чыгышында да ачык чагылыш тапты. Үзенең 260...
      328
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 11:48
      Яңа Юл бистәсендәге янгыннан каза күргән гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә
      Кыш фасылының чатнама суыклары быел сагындырып, гыйнвар урталарында гына килсә дә, үзенең зәһәрлеген бәла-казаларга төреп, берәгәйле итеп күрсәтүен дәвам итә. Газетабызның алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, гадәттәге еллардагыдан ун градустан артып киткән аномаль салкыннар вакытында Илбәк авылында, шәһәрнең Яңа Юл бистәсендә көчле янгын булды. Соңгы көннәрдә шундый ук фаҗига Кәтем, Микулино...
      341
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 11:24
      Гражданлык оборонасы буенча комиссия Азнакайның мобилизация буенча әзерлеген тикшерәчәк
      Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Бүләкләнүче хезмәт алдынгылары арасында узган атнада Яңа Юл бистәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлне ликвидацияләүдә...
      234
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 10:56
      Мәскәүдәге фаҗига уңаеннан: Азнакай мәктәпләрендә саклык чаралары күрелгән
      3 февральдә Мәскәү мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы атасының мылтыгын алып килә һәм география укытучысын, ярдәмгә чакырылган полиция хезмәткәрен атып үтерә, тагын бер полиция хезмәткәре авыр яралана. Әлеге фаҗига барча кешене тетрәндерде һәм мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына игътибарны тагын да арттырырга этәрде. -Азнакай шәһәре мәктәпләрендә видиокүзәтүләр урнаштырылган, пропуск системасы кертелгән,...
      254
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 10:31
      Азнакай суыклары: Микулино авылында алтмыш яшен тутыручы ханым өшеп үлә
      Кыш үзенекен итә, әле һаман да салкын. Бу көннәрдә өшүләрдән саклану турында гел кисәтелеп торылса да, андый очраклар теркәлеп килә. Узган ял көннәрендә Микулино авылында быел алтмыш яшен тутыручы ханым өшеп үлә. Даими эчкән, шушы яман гадәте аркасында тормыш чоңгылына төшеп, үз гаебе белән пенсиясез дә калган ул. Төнлә белән...
      225
      0
      0
    • 4 февраль 2014 - 10:09
      Азнакайда исерекләр низагы пычак җәрәхәтләре белән тәмамланган
      "Эчмәгез!" дип күпме генә лаф орсак, аракыга хак арттырсак та, эчүчеләр саны кимеми, шул исәптән алар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда үзара чыккан низаг вакытында пычак кулланып, сәламәтлеккә зыян салу белән бәйле өч очрак теркәлгән. Җинаятьчеләрнең барысы да исерек хәлдә булган.
      276
      0
      0
    Реклама