Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 февраль 2014 яңалыклары

    • 3 февраль 2014 - 12:56
      Татшуганда яшь гаиләләр өчен 13 йорт төзелгән
      - Узган елда иң сөенечле, авылыбыз тарихына кереп калырлык вакыйгаларның берсе - Федераль программа нигезендә 12 км га якын яңа су линиясе салыну булды, 3 скважина, 28 су колонкасы куелды, - диде хисап җыелышында Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова. Авыл халкы өчен моның нинди зур куаныч булуын әйтеп тору...
      281
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 12:48
      Илнур Сәгыйтов Азнакай яшьләре оешмаларының эшчәнлеген яхшы бәяләде
      Үзенең егет чакларын сагынып әнә шулай дип җырлыймы әле сәхнә йолдызыбыз?! Азнакайның бүгенге яшьләренең сагыну-сагышланыр чагы түгел, рәхәтләнеп яшәр, җир җимертеп эшләр, ду китереп күңел ачар мәлләре генә. Шөкер, тел-теш тидермәле түгел үзләренә, барсын да булдыралар. Шушы көннәрдә яшьләр лидерлары коллегиясендә аларның бу сыйфатлары тормышыбызның барча аспектларында чагылыш тапты. Әйтик,...
      401
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 12:44
      Азнакайда ашыгыч ярдәм чакыру өчен яңа кыска номерлар кертелде
      Россия Элемтә министрлыгының барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре өчен яңа телефон номерлары кертү турындагы карары үз көченә керде. Бу 02,03 һәм башка номерлар алдына берле саны өстәлеп, хәзер коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә - 101, полициягә - 102, "Ашыгыч ярдәм"гә - 103, газ челтәренең авария хезмәтенә - 104 номерларына шалтыратырга кирәк дигән сүз....
      286
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 12:27
      Азнакайда исерек шофер 30 мең сум штраф түләде һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
      Узган ел гамәлгә кертелгән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык азнакайлылар тарафыннан да хупланды, кагыйдәләр үтәлә, дип әйтә алмыйбыз әле. Гәрчә, аларны бозучыларга штраф-таләпләр шактый саллы булса да. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә җәза кырысланды, шуңа карамастан, мондый очраклар еш булгалый. Гыйнвар аенда җәмгыяви судьялар тарафыннан каралган шундый...
      279
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 08:10
      Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре очрашты
      Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре белән очрашу узды. Анда олуг әдипнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да катнашты. Әлеге премия телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә 1998 елдан бирелә башлый. 2009 елдан 20013 елга кадәр премия бирү тукталып тора. Узган ел муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны...
      446
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 08:06
      Азнакайда яшәүче ханым сөремнән агуланып, ничек исән калуы турында сөйләде
      Ул иртәдә дә будильник уятты. Юынып килеп, кухня ягына узуга, кисәк хәлсезлек тоеп, сыгылып төштем. Көч-хәл белән әле җыештырып өлгермәгән урынга аудым. Баш үтереп гөҗли, сулыш кысыла, йөрәк күкрәктән менә-менә чыгып китәм дип еш-еш тибә. Күңел болганып, уксыта ук башлады. "Үлүем шушы икән", - дигән уй йөгереп үтте. Һәрчак түшәк...
      255
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 08:01
      Чалтаймас халкы авылдагы Җиңү һәйкәлен кадерләп карап тора
      Кечкенә генә Чалтаймас авылыннан Бөек Ватан сугышына 42 ир-егет киткән. Аларның 26сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Батыр авылдашлар истәлеген мәңгеләштереп, авыл уртасында мәһабәт һәйкәл калыкты. Бүгенге көндә авылда гомер итүчеләрнең яше-карты һәйкәлне ел әйләнә чистартып, аны кадерләп карап тора. Кышкы ачы салкыннарда, бураннарда да бу истәлекле урын көрттән һәрчак...
      282
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 07:58
      Азнакайда “Кара лалә” һәйкәле янында митинг узачак
      15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу датасы билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда күп кенә чаралар үткәрү планлаштырыла. 12 февраль көнне 13.00 сәгатьтә "Кара лалә" һәйкәле янында митинг, әфган сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу тантанасы үтәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр мәдәният йортында кичә үткәрү планлаштырыла....
      266
      0
      0
    Реклама