Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 30 гыйнвар 2014 - 12:08
      Яңа Юлда булган янгын укытучы Әлфия Галиеваның гаиләсен йортсыз калдырган
      Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп китте. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе, Кәтем авылы шәхси хуҗалыкларында көчле янгыннар булды. Яңа Юл бистәсендә ике катлы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗалар өйдә булмаган, күршеләре йорт ныклап яна башлагач кына күреп алып, янгын бүлегенә хәбәр итәләр. 24 нче...
      229
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 11:36
      Благодатный авылында 5 кеше мич исенә исереп, берсе вафат булган
      Соңгы көннәрдәге аномаль салкыннар зыянын салырга да өлгерде. Ашыгыч медицина ярдәменнән алынган мәгълүматларга караганда Актүбә бистәсендә ике кеше, Азнакайда олы яшьтәге ханым кул-аякларын өшетеп мөрәҗәгать иткән. Җылыткычлардан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү шулай ук балә-казаларга дучар итә. Благодатный авылында 5 кеше иртә томаланган мич исенә исереп, берсе вафат була, дүртесен сырхауханәгә...
      268
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 11:32
      Янгын сүндерүчеләр тикшерүчеләр белән аралашты
      Азнакай районара тикшерү бүлеге кызыксынган сораулар буенча даими рәвештә халыкны кабул итү уздыра. Бу көннәрдә тикшерүчеләрдә кунакта Азнакай янгын сүндерүчеләре дә булып китте. Тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов "Азнакайнефть" идарәсе объектларында профилактика алып баручы 24 нче частьнең инспекторлык төркеме белән очрашты. Очрашуда актуаль темага сөйләшү булды. Янгын сүндерүчеләрнең...
      307
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 05:20
      Азнакайның авылларында үзешчән сәнгать смотр-конкурслары бара
      Авылларда Мәдәният елына һәм Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурслары бара. Вахитов, Чубар Абдул, Карамалы, Әсәй зоналары үзешчәннәре инде чыгыш ясады. Тагын алты зона бәйгедә имтихан тотачак. 19 февральдә район-шәһәр Мәдәният йортында узачак йомгаклау концертында иң яхшы коллективлар катнашачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Фото "Маяк" архивыннан
      253
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 05:13
      Азнакайда Батырлык дәресе узды
      Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Розалия Кашапова мәктәбебездә Батырлык дәресе уздырды. 9 нчы сыйныф укучылары Регина Әхмәтшина "Блокадалы Ленинград" темасына презентация ясады. Сөмбел Шәйдуллина һәм Луиза Кирина күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр сөйләде. Сугыш турында документаль фильм ул чорларның дәһшәтен һәм фаҗигасен ачып салды. -Мондый...
      279
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 04:53
      Азнакайның авылларында узучы җыелышларда оешма җитәкчеләре дә катнашырга тиешлеге ассызыкланды
      Үткән елга йомгак ясап, алга бурычлар билгеләп авыл биләмәләрендә халык белән район җитәкчеләренең очрашуларын үткәрү матур гадәткә керде. Хисап җыелышлары инде узган елның соңгы көннәрендә үк башланып, алар февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк. Мондый очрашуларда халык белән эшләүче оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре дә катнашырга, тормыш-көнкүрештә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәләрендә килеп...
      379
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2014 - 04:20
      Азнакайда районының яшьләр лидерлары коллегиясе узды
      Азнакай муниципаль районының яшьләр лидерлары коллегиясе узды. Узган елгы эшчәнлек һәм алда торган бурычлар яктыртылган бу җитди сөйләшү яшь-җилкенчәкнең үзе кебек үк җанлы, кызыклы барды. Яшьләрнең һәр нәрсәдә "эше бар": яшәеш проблемаларында да, ялларны күңелле итеп оештыруда, шәфкатьлелек акцияләрендә, җирлегебезне чиста тоту, яшеллеккә күмү өмәләре оештыруда... Хәер, алар катнашмый калган...
      258
      0
      0
    Реклама