Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 21 гыйнвар 2014 - 10:01
      Азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 56 миллионнан артып киткән
      Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 354 күпфатирлы йорт исәпләнә. Узган ел 26 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 35 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мустакиомв сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар аена азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 56 миллионнан...
      255
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 09:34
      Азнакайның яшь IT-чемпионнары iPad белән белән бүләкләнделәр
      "IT-чемпион" республика конкурсында районыбыздан 2919 укучы катнашты. Алар өч меңгә якын өлкән кешегә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә ярдәм итте һәм анда электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтте. Моның белән укучылар үзләренә баллар җыйды. 14 укучыбыз әлеге балларны истәлекле бүләкләргә алышты. Конкурста җиңүчеләр арасында аеруча 5 нче мәктәп укучылары күп: 7...
      250
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 07:30
      Елан елы Азнакаебыз өчен үрчемле булды
      Гаилә өчен бала туудан да зуррак бәхет бармы?! Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасыйлар тормыш-яшәешкә тагын да олырак мәгънә сала, гаиләне ныгыта, җаннарга шәфкать, күңелләргә дәрт иңдерә. Ир кеше әти булуы белән горурланып, гаиләсе өчен тагын да җаваплылык тойса, әни булу тәменнән чиксез ләззәт алган ханымнар тагын да гүзәлләнеп,...
      284
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 07:11
      Азнакайның яшь хоккейчылары көмеш медальгә ия булдылар
      Кышкы каникул чорында 2003 елгы яшь хоккейчыларыбыз Идел буе регионы Россия беренчелегендә катнаштылар. "Соколы Азнакаево" хоккейчылары бик уңышлы уйнадылар. Киеренке бәйгедә Ульяновск, Саратов, Волгоград, Казан шәһәрләре командаларын да җиңделәр. Финалда "Ак Барс" командасын гына оттырып, көмеш медальгә ия булдылар. Котлыйбыз! Фото http://vk.com/public_sokoli
      271
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 04:37
      Бер атна вакыт эчендә Азнакайның юл хезмәткәрләре шәһәрдән 3000 куб метр кар чыгарган
      Быелның гыйнвары табигатьнең көтелмәгән шуклыкларына - соңгы дистә елларга хас булмаган җылы көннәргә дә, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыкларга да бай булды. Яуган карның инде исәбе-хисабы да югалды бугай. Шәһәр юлларын карап тотучы "МППБиО" ААҖ эшчеләре, автомобиль йөртүчеләре һәм механизаторлары, соңгы бер атна вакыт эчендә генә дә, иртә таңны...
      268
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 04:22
      Пенсия фонды һәм салым инспекциясе вәкилләре Азнакайның үзәк базарында эшмәкәрләр белән очрашты
      Эшмәкәрлекне тагын да үстерү, киңәйтү максатында хөкүмәт тарафыннан төрле чаралар күрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Ә.Җиһангиров хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә үзәк базарда эшмәкәрләр белән үткән җыелышта пенсия фонды һәм салым инспекциясе вәкилләре Р.Мөбәракшина һәм Н.Гыйниятуллина соңгы вакытта кабул ителгән фәрман-яңалыклар белән таныштырган. Керемгә карата иминият взносларының элеккеге...
      254
      0
      0
    • 21 гыйнвар 2014 - 04:14
      Олег Рябченко Азнакай ремонтчылары алдында хисап тотты
      Бу көннәрдә Азнакайның нефть сәнәгате предприятиеләре үзләренең еллык эшләренә йомгак ясый, алда торган бурычларын билгели. Шундый конференция "Татнефть"-АзнакайРемСервис" җәмгыятендә дә узды. Ремонтчылар коллективы вәкилләре алдында аның башкаручы директоры Олег Рябченко хисап тотты. Җыенда "Татнефть"-РемСервис" идарә итү компаниясе баш инженеры Илдар Маннапов, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты...
      430
      0
      0
    Реклама